“Урлар дип уйламадым...”
Татар гаиләсе элек-электән үзенең эшчән һәм тыйнак булуы белән дан тоткан. Балаларга дөрес тәрбия бирү гаиләдә иң әһәмиятле урыннарның берсен алып торган.
Шушы тәрбия нәтиҗәсе буларак, әти-әнигә, олыларга карата хөрмәт орлыклары сабый чактан салынган. Юкка гына "Ата - беләк, ана - йөрәк" димиләр. Чишмәле Сап авылында яшәүче Гөлсинә һәм Гайсә Вәлиәхмәтовлар гаиләсе дә - әнә шундыйлардан. Зур, матур өйдә бер-берсенә сердәш булып, иптәш булып гөрләшеп яшәп яталар алар. Гайсә абый тумышы белән шушы авылдан. Биредә мәктәпне тәмамлаган, ДОСААФ курсларында шофер һөнәрен үзләштергән. Армиядә дә, аннан соң да хезмәте руль белән бәйле булган аның. Мамыш авылы кызы Гөлсинә белән 1977 елда гаилә корганнар. "Ничә ел очрашып йөрдегез?" - дим. "Бер көн дә йөрмәдек", - диләр елмаеп. "Урлап алып кайтты Гайсә мине", - дип "серне чишә" Гөлсинә апа. "Мәктәпне тәмамлагач, ике ел Казанда эшләдем, - дип сүзен дәвам итә. Энемне армиягә алганнан соң, әни янына, кире авылга кайттым. Ул Чембулат мәктәбендә техничка булып эшләде. Мичкә ягар өчен утынга, урман кисәргә менә торган иде. Берничә тапкыр әни өчен мин дә менгәләдем. Гайсә - шофер. Мине читтән генә күзләп йөргән". "Ошаткан инде, димәк", - дим. "Ошаткан-ошатмаганын кем белгән, көннәрдән-беркөнне кичке якта клубка чыгып бара идем, иптәш егете белән машинада килеп туктадылар. "Клубыгызны күрсәт әле", - диләр. Менеп утырган идем, туп- туры шушы нигезгә алып кайттылар. Менә шулай, клуб күрсәтәм дип, килен булып төшкәнемне сизми дә калдым". Озак еллар очрашып,бер-берсенә чыдап бер ел да яши алмый аерылышкан гаиләләр бар. Ә монда бер күрешкәннәр һәм гомер буена. Нәкь шул көннән алып 36 ел буе гел бергә алар. Биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Гайсә абый юлдан кайтып кермәгән, Гөлсинә апа исә фермада сыер сауган. Пенсиядә булуына карамастан, әле дә чакырып килсәләр, кеше урынына чыгып эшләп ала. Үзләре белән 21 ел гомер кичергән кайнанасын да хөрмәт белән искә ала. "Әнекием белән икебез бер сүздә булдык. Балаларны карашты, олы ярдәмче булды", - ди. "Их, шул чакта нигә утырдым икән машинасына, дип үкенгән чакларыгыз булмадымы?",- дип сорыйм. "Бер дә үкенмәдем", - ди. Балалар үсеп җиткән, һәркайсы үз юлын тапкан. Казан шәһәрендә яшиләр. Киленнәренең берсе - ТНВ каналында "Сәлам юллыйм" тапшыруын алып баручы Фәридә Төхфәтуллина. Илшат исемле укытучы улларының тормыш иптәше. Бүген яннарында кечкенә оныклары Нурфия. 8 яшендә генә булса да, әби-бабайсына зур иптәш ул. Укырга да үз яннарында алып калмакчылар. Нурфия - олы улларының кызы. Бакчада урын булмау сәбәпле, кечкенәдән әби-бабай янында үскән. Бу гаиләнең мал-туары да ишле. 19 баш умарта, ике сыер, үгез-бозаулар асрыйлар. Әле генә 50 баш үрдәк бәбкәсе алганнар. Сабантуй алдыннан куанычлары да зурдан: төпчек уллары бәйрәмгә йөргән кызын танышырга алып кайтасы. Димәк, тагын туй. Ә бусы инде сөенеч өстенә сөенеч.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 гыйнвар 2021 - 16:35Әтнә китапханәсендә күргәзмә ачылды Олы Әтнә китапханәсендә тагын бер "Әтнә-каләмле төбәк" китап күргәзмәсе ачылды.1900
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.3500
-
16 гыйнвар 2021 - 14:05Бакчага чәчүлек утыртыр чак җитте: йомырка кабыгында үстереп буламы? Бакчачылар үсентене чәй пакетикларына да утыртып үстерә.3400
-
16 гыйнвар 2021 - 12:30Кайсы бер гамәл өчен 80 еллык гөнаһлар кичерелә? Аллаһы Тәгалә Коръәндә адәм баласын «онытучан», «көчсез» дип атый. Димәк безгә барыбызга да ХАТАЛАНУ сыйфаты хас.6300
-
16 гыйнвар 2021 - 11:10Ничә градус салкын булганда балалар мәктәпкә бармый һәм физкультурада урамга чыкмый? Һава торышы салкын булганда мәктәп расписаниеләренә үзгәрешләр кертелә.3900
-
16 гыйнвар 2021 - 08:00Татарстан укучыларын киберкуркынычсызлык буенча бушлай укуга чакыралар Халыкара компетенцияләр үзәге-Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «IT-Cube» балалар иҗат үзәгендә «Кибергигиена һәм зур мәгълүматлар белән эшләү»дигән бушлай курска гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итә.4900
-
15 гыйнвар 2021 - 21:00Россиядә яшәүчеләрне кәрәзле элемтәгә бәя артуы турында кисәттеләр Бәя арту, коронавирус сәбәпле, операторларга чыгымнарын арттырырга туры килү белән аңлатыла.10900
-
15 гыйнвар 2021 - 19:30Чәй эчәргә җиңел генә әзерләнә торган тәмлүшкә Кирәкле әйберләр: 1) слоеный камыр, 2) 2 йомырка, 3) 50 гр песок, 4) чеметем тоз, ванилин, сах.пудра, 5) фольга8900
-
15 гыйнвар 2021 - 18:09Татарстан Хезмәт министрлыгы: Һәр эшсезгә бер эш урыны тәкъдим итә алабыз Безнең төбәктә эшсезлекнең иң югары ноктасы узган елның сентябренә туры килде.8300
-
15 гыйнвар 2021 - 17:05Арчадагы «Ак Барс» агрокомлексында туберкулез табылган дүрт мең баш мал сугымга китә «Ак Барс» агрокомплексы районның иң зур хуҗалыкларының берсе булып санала.12500
-
15 гыйнвар 2021 - 16:10Өшегән ир белән хатынны коткарганнар Коткаручылар, кешеләр автомобильдә җылынгач, ватылган машиналарын «Рәхмәт» кафесына кадәр эвакуацияләргә ярдәм иткән.16500
-
15 гыйнвар 2021 - 14:45КФУ профессоры: татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә Күпчелек татар телен көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә.5600
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Олы Әтнәдә - "Ел укытучысы- 2021" бәйгесе уза Хәзерге минутларда Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе уза.26401
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.3500
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.24400
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
16 гыйнвар 2021 - 09:10Коронавируска вакцина ясаттыгызмы?Алган мәгълүматларга караганда, 10 райондашыбыз коронавируска каршы вакцина ясатты. Бу хакта район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова хәбәр итте.7900
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.73300
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Олы Әтнәдә - "Ел укытучысы- 2021" бәйгесе уза Хәзерге минутларда Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе уза.26401
-
14 гыйнвар 2021 - 14:00"Әтнә таңы" баш мөхәррире Рәхмәт хатына ия булды "Әтнә таңы" газетасы баш мөхәррире Мөхәмәдҗанова Гөлнар Равил кызына Фәрит Мөхәммәтшин Рәхмәт хаты тапшырды.26301
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика