Әтнә таңы

Урлау белән бәйле җинаятьләр арткан - "Әтнә таңы"

Агымдагы елда Татарстанда урлаулар белән бәйле җинаятьләр саны кинәт кенә артып киткән. Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре бу күренешне илдәге катлулы икътисади вәзгыять белән бәйләп аңлата. Билгеле булганча, урлаулар - аеруча еш теркәлә торган җинаятьләр булып санала. Мәсәлән, 2016 елның 4 аенда гына да республикада барлыгы 6293 караклык очрагы теркәлгән. Ә...

Агымдагы елда Татарстанда урлаулар белән бәйле җинаятьләр саны кинәт кенә артып киткән. Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре бу күренешне илдәге катлулы икътисади вәзгыять белән бәйләп аңлата.


Билгеле булганча, урлаулар - аеруча еш теркәлә торган җинаятьләр булып санала. Мәсәлән, 2016 елның 4 аенда гына да республикада барлыгы 6293 караклык очрагы теркәлгән. Ә 2015 елның шушы ук чорында исә әлеге төр җинаятьләр саны 5555 булган. Аның каравы, урлаулар белән бәйле җинаятьләрдә гаеплеләрне табу күрсәткечләре шактый яхшырган. 2015 елның 4 аенда хокук сакчылары караклык белән бәйле җинаятьләрнең 35 процентын ачуга ирешсә, быел бу күрсәткеч 40 процентка җиткән.

- Караклык белән бәйле җинаятьләр санының артуы илдәге катлаулы икътисади вәзгыять белән аңлатыла. Билгеле булганча, бу чорда күпләр эш урыннарын югалтты. Әлбәттә, аларның барысының да җиңел генә акча эшлисе килә. Шуңа күрә әлеге адымга баралар да инде, - дип ассызыклады Татарстан Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне ачыклау идарәсенең бүлек җитәкчесе урынбасары Тимур Шакирҗанов.

Фатирыңны бикләп йөрмәсәң...

Әйтергә кирәк, яз-җәй айларында фатирларны талау белән бәйле җинаятьләр кинәт кенә арта башлый икән. Бу аңлашыла да, чөнки хәзер халык шәһәр яны бакчаларына, авылга яки чит илгә ялга ашыга. Ә каракларга исә шул гына кирәк тә...

- Фатир талау белән бәйле җинаятьләрне ике төргә бүлеп карарга мөмкин. Беренчесе югары квалификацияле караклар тарафыннан кылына һәм ишек йозакларын ачып керүне күздә тота. Бездә әлеге төр җинаятьләр шактый сирәк теркәлә. Ә менә фатирга ачык тәрәзәләр һәм балконнардан үтеп керү очраклары аеруча еш очрый. Бу төр җинаятьләрдә, беренче чиратта, халык үзе гаепле. Беренче катта яшәүчеләр дә фатирларыннан чыкканда тәрәзә-ишекләрен япмый хәтта, - дип аңлатты җитәкче.

Бактың исә, караклар арасында подъезддан подъездга йөреп, ачык ишекле фатирлар эзләп йөрүчеләр дә шактый икән. Аларны йорт хуҗаларының өйдә булуы да куркытмый. Әкрен генә ишекне ачып керәләр дә, беренче бүлмәдәге кыйммәтле әйберләрне алып чыгалар.

- Оста җинаятьчеләр махсус номеры булган предметлар, мәсәлән, кәрәзле телефоннар, көнкүреш техникасын урларга ашыкмый. Беренче чиратта, аларны акча, алтын һәм кыйммәтле туннар кызыксындыра, - ди Тимур Шакирҗанов.

Кыйммәтле әйберләрне машинада саклама

Машина хуҗаларына шулай ук игътибарлы булу сорала. Ник дигәндә, агымдагы елда автомобильләрдән кыйммәтле предметлар урлау очраклары да узган ел белән чагыштырганда 4 процентка арткан. Әлеге төр җинаятьләрнең күбесе Казанда (412), Чаллыда (141), Яшел Үзән (41), Түбән Кама (32) һәм Әлмәт (31) шәһәрләрендә теркәлгән.

- Машиналардан, кагыйдә буларак, антирадар, автомагнитола, акустика һәм башка предметларны урлыйлар. Караклар машинаның йозагына зыян китерә яки тәрәзәсен вата. Бу исә автомобиль хуҗасына тагын да зуррак зыян сала бит. Әлеге төр җинаятьләрне кылу өчен каракларга 1 минут вакыт та җитә, - дип белдерә Тимур Шакирҗанов.

Шунысын да ассызыклап китү кирәк: әлеге төр җинаятьләрне шулай ук ике төргә бүлеп карарга мөмкин. Беренчесе - көндезге вакытта кылына торган җинаятьләр. Кагыйдә буларак, караклар зур сәүдә үзәкләре яки банклар янында йөри, җинаять тә нәкъ менә шушы урында кылына. Икенчесе исә - караклар машиналарны төннәрен күзәтә. Әгәр дә кыйммәтле предметларга тап булалар икән, аны кулга төшерми тынычланмыйлар.

Игътибарлы бул!

Кесә караклары да тик ятмый, билгеле. Бу төр җинаятьләр җәмәгать транспортында, сәүдә үзәкләрендә кылына.

- Әлеге төр җинаятьләрне ачыклау өчен гадәттән тыш хәл килеп чыккан урынны һәм вакытны төгәл белергә кирәк. Кызганыч, күпләр теге яки бу предметлары югалу турында шактый соң белеп ала. Әле алай гына да түгел, кыйммәтле әйберләрен кайчан һәм нинди шартларда югалтуларын да искә төшерә алмыйлар. Бу исә хокук сакчыларына эшне бермә-бер катлауландыра, - ди җитәкче.

Шунысын да билгеләп үтәбез: әлеге төр җинаятьләрдән халыкка килгән зыян күләме гадәттә 500-5000 сум тәшкил итә.


Рәмзия ЗАКИРОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: