Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урлау очраклары ешайды

Соңгы вакытларда Татарстан Республикасында авыл җирлеге башкарма комитеты һәм оешма-предприятие биналарыннан, мәдәният йортларыннан төрле әйбер урлау очраклары ешайды.

Бу хакта массакүләм-мәгълүмат чаралары бер генә язмады. Район эчке эшләр бүлеге дә борчылып хәбәр итте.

Угрылар, күбесенчә, оргтехника, ЗАГС бланклары һәм башка төр кыйммәтле җиһазлар белән бергә, җыелган акчаны да урлыйлар. Берничә мисалны телгә алу урынлы булыр.

Соңгы очракларның берничәсе белән танышыйк. 8 ноябрьгә каршы төндә Бөгелмә районы "Восточный" бистәсендәге мәдәният йортының ишеген ватып керәләр һәм бухгалтерия бүлмәсеннән 3 система блогы, 1 монитор һәм авыл җирлеге башлыгы кабинетыннан 1әр система блогы һәм монитор урлыйлар. Бу очракта 50 мең 500 сумлык зыян килә.

Янә бер җинаятьТүбән Кама районының бер авылында теркәлгән. 19ыннан 20нче ноябрьгә каршы төндә авыл җирлеге урнашкан бинага кереп, бер ноутбук, 4 компьютер мониторы һәм 5 система блогын алып чыгып киткәннәр. Килгән матди зыян 105 мең 774 сум тәшкил иткән.

22 ноябрьгә каршы төндә Алексеевск районының "Нива" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте зыян күрә. Җәмгыять идарәсе урнашкан бинага кереп, компьютер системасы блогын урлап чыгалар.

- Моны истә тотып, райондашларга мөрәҗәгать итү урынлы булыр. Авыл җирлеге, мәдәният йорты һәм төрле оешмалар янында ят кешеләр күренсә, игътибарлы булыгыз, машина номерларын язып алыгыз һәм 2-15-75, 02 телефоннарына шалтыратып хәбәр итегез, - ди эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары җитәкчесе Фәнис Низамиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев