Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урман чикләвеге

Безнең якларда чикләвек урманнарда,коры елгаларда еш очрый.Ул август ахыры,сентябрь башларында өлгереп җитә. Аның гаҗәеп тәмле төшләрен яратмаган кеше юктыр.Танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов чикләвек төшләреннән дистәләгән тәмле ризыклар әзерләргә өйрәткән иде.Безгә,сугыш чоры балаларына ,урман чикләвеге ачлыктан исән калу өчен алла җибәргән бер хәзинә булгандыр. Без аны төше формалаша башлау белән,чикләвек...

Безнең якларда чикләвек урманнарда,коры елгаларда еш очрый.Ул август ахыры,сентябрь башларында өлгереп җитә. Аның гаҗәеп тәмле төшләрен яратмаган кеше юктыр.Танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов чикләвек төшләреннән дистәләгән тәмле ризыклар әзерләргә өйрәткән иде.Безгә,сугыш чоры балаларына ,урман чикләвеге ачлыктан исән калу өчен алла җибәргән бер хәзинә булгандыр. Без аны төше формалаша башлау белән,чикләвек тәме булмаган вакыттан ук ашый башлый идек.Хәтеремдә ,мин чикләвеккә бара алмаган нәни вакытларда,төннәрен әнинең урактан кайтканын сабырсызланып көтә идем,чөнки аның кесәсендә ,ял итмичә миңа дип җыйнаган ,бер уч чикләвеге булыр иде.

Чикләвек өлгерү белән бала-чага ,карт-коры (эш яшендәгеләргә бу бәхет эләкми) чикләвеккә китә иде.Аны күп итеп капчыклар белән җыялар, алып кайткач кәшәкәсеннән аеру өчен авыр йөк белән берничә көнгә бастырым куялар ,аергач киптереп киндер капчыкларга салып, тычкан тими торган коры урынга элеп куялар.Кышкы суык,баранлы көннәрдә ашау өчен менә дигән витаминлы ,туклыклы ризык булыр иде.

Менә шушы табигать бүләге соңгы елларда уңмый башлады.Ул нишләптер аз,булганнарының да күбесе кортлы була.Бәлки аны табигать үзе шулай көйлидер,чөнки хәзерге кибетнең ялтыравыклы матур пакетларга, савытларга,шешәләргә салынган химияле ризыкларына ияләшкән замана балаларына чикләвек әллә бар,әллә юк. Ә чикләвек ашап үскән буын урманга ашкынып барган, аны бер куактан икенчесенә чаба-чаба җыйнаган, җыйган чикләвегенең яртысын кайтканда ашап бетерә язган вакытларны сагынып искә ала әле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев