Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Урнаштык, аралашабыз, тәэсирләр зур”

2 август көнне Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды башланды. Аның беренче эш көнендә делегатларны теркәделәр. Шул көнгә барлыгы 708 делегат, 190 кунак, шул исәптән чит илләрдән 182 делегат һәм 33 кунак, Россия төбәкләреннән 433 делегат һәм 43 кунак, Татарстаннан 93 делегат һәм 110 кунак килде. Аларарасында Әтнә районыннан Илсөя апа...

2 август көнне Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды башланды.

Аның беренче эш көнендә делегатларны теркәделәр. Шул көнгә барлыгы 708 делегат, 190 кунак, шул исәптән чит илләрдән 182 делегат һәм 33 кунак, Россия төбәкләреннән 433 делегат һәм 43 кунак, Татарстаннан 93 делегат һәм 110 кунак килде. Аларарасында Әтнә районыннан Илсөя апа Габидуллина да бар.

"Әйбәт кенә килеп урнаштым, аралашабыз, кызыклы шәхесләр күп. Әтнәне белүчеләр дә, районның яшәеше белән кызыксынучылар да бар. Төшке аштан соң съезд чаралары- дискуссион мәйданчыклар эшендә катнаштым. Күренекле кешеләр, тел галимнәренең фикерләрен тыңладык. 3 августта Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөтендөнья татар конгрессының VI съездының пленар утырышы булды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин рәислек итте. Тәэсирләр зур", - дип, фикерләре, тәэсирләре белән уртаклашты ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев