Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урып-җыю хәвеф-хәтәрсез узсын

Җәйге һәм көзге чорда кырларда янгын чыгу җитди проблема тудыра, чөнки бөртекле культуралардан калган калдыклар һәм салам тиз янып китүчән масса булып тора. Әле күптән түгел генә, ягъни 16 июльдә Арча районының Казанбаш авылы янәшәсендә басуда печән чабучы «Ягуар-850» комбайны тулысынча янып бетте. Янгын комбайнның двигатель отсегындагы электр чыбыкларының төзексез...

Җәйге һәм көзге чорда кырларда янгын чыгу җитди проблема тудыра, чөнки бөртекле культуралардан калган калдыклар һәм салам тиз янып китүчән масса булып тора.
Әле күптән түгел генә, ягъни 16 июльдә Арча районының Казанбаш авылы янәшәсендә басуда печән чабучы «Ягуар-850» комбайны тулысынча янып бетте. Янгын комбайнның двигатель отсегындагы электр чыбыкларының төзексез булуы нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлана.
Моның белән бәйле рәвештә, кырларда янгынны кисәтер өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк.Кыр эшләре башланганчы оешма җитәкчеләренә урып-җыюны башкаручылар белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрергә кирәк. Уңыш җыю эшләренә исерек хәлдәге затларны бөтенләй якын китермәскә, тәмәке тартуны тыярга. Урып-җыю агрегатларын һәм автомобильләрне беренче янгын сүндерү чаралары белән тәэмин итәргә (барлык типтагы комбайннарга һәм тракторларга 2 огнетуштель, 2 штыковой көрәк.
25 гектардан артык булган мәйданнарны урган вакытта сука тагылган трактор даими әзерлектә янгын чыккан очракта яна башлаган җирләрне сукаларга әзер торырга тиеш. Шулай ук янгын сүндерү машинасы яки янгын сүндерүгә көйләнгән техника кырларда кизү торырга тиеш.
Урактан калган калдыкларны, камылны яндыру, урып җыю кырларында учак ягу катгый тыела.
Бөртекле культураларны урып җыю һәм терлекләргә печән әзерләү чорында бары тик төзек техника гына басуларда эшләргә тиеш. Түбәндәгеләр тыела: тракторларны, үзйөрешле шасси һәм машиналарны ачык капот белән яки бөтенләй капотлары булмаса, куллану; двигателендәге тузанны паяльный лампа белән яндыру; трактор һәм машиналарны кыр шартларында, махсус янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителмәгән шартларда ягулык белән тәэмин итү. Кыр эшләре вакытында һәркем уяу булсын иде. Янгын чыгу куркынычы туган очракта түбәндәге телефоннар буенча шалтырату кирәк: 01, 101, 112, 2-20-01 - Әтнә янгын бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев