Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә дә урып-җыю тиздән тәмамлана

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, Республикада тагын 135,7 мең гектарда урып-җыясы бар. Бу барлык тиешле мәйданнарга карата 9 %. Былтыр бу көнгә 15 мәйданнарда суктырасы бар иде. 43 район 3058,1 мең тонна бөртекле суктырып алды. Уртача уңыш - гектарыннан 21,3 центнер. Зәй һәм Апас районнарында урып-җыю тәмам, алар...

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, Республикада тагын 135,7 мең гектарда урып-җыясы бар. Бу барлык тиешле мәйданнарга карата 9 %.

Былтыр бу көнгә 15 мәйданнарда суктырасы бар иде. 43 район 3058,1 мең тонна бөртекле суктырып алды. Уртача уңыш - гектарыннан 21,3 центнер. Зәй һәм Апас районнарында урып-җыю тәмам, алар һәр гектардан уртача 27-25 центнер бөртекле суктырып алдылар. Соңгы көнне генә Татарстан буенча 32,8 мең гектарда урып җыелды. Кызганычка каршы, һава торышына бәйле рәвештә берничә район, шул исәптән без дә басуга чыга алмадык.

Район күрсәткечләрен күзаллыйк. "Күшәр", "Ташчишмә", "Таң", "Шахтер" һәм "Тукай"да урак тәмамланды. "Күшәр"дә гектарыннан 41,7 центнер, "Тукай"да 38,2 центнер, "Ташчишмә"дә 37,2 центнер, "Таң"да 37 центнер уңыш җыеп алдылар.

Аерым культураларга килсәк, "Күшәр"дә 50 гектарда үскән виканың һәр гектарыннан уртача 52 центнер уңыш алдылар. Биредә арпа һәм арыш та югары уңыш белән сөендерделәр. 195 гектар мәйданда үскән виканың уртача уңышы гектарыннан 50,7 центнер тәшкил итте. Арыш исә һәр гектардан 45,9 центнер уңыш бирде. "Таң"да сабан бодаеның һәр гектарыннан 43,5 центнер уңыш җыеп алдылар.

Уракны төгәлләп ятучы хуҗалыкларның уңышы да начар түгел. Әйтик, "Ленин"да 837 гектарлы арпа мәйданнарының һәр гектарыннан 48,4 центнер уңыш җыеп алганнар. Арыш һәр гектардан 38,3 центнер тәшкил иткән.

Кыскасы, 7 сентябрьгә районда 400 гектарда - тиешле мәйданнарга карата 2 процентта гына урып-җыясы калды. Барысы 68,8 мең тонна ашлык суктырылды. Әлегә уртача уңыш һәр гектардан 34,9 центнер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев