Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урыс капка

Авылның икенче башындагы туганнардан кайтып киләм.Күк йөзенең яртысын яңгыр болытлары каплаган.Өйгә кайтып өлгерү өчен адымнарымны тизләтәм,ләкин яңгыр чиләкләп коя да башлады.Яңгырдан качу өчен мин урамның ике ягыннан да ,безнең якларда "урыс капка" дип йөртелгән ,түбәле капка эзлим.Юк икән бит алар!Көзге салкын яңгырда лыгыр су булып өйгә кайтып егылдым. Элек урыс...

Авылның икенче башындагы туганнардан кайтып киләм.Күк йөзенең яртысын яңгыр болытлары каплаган.Өйгә кайтып өлгерү өчен адымнарымны тизләтәм,ләкин яңгыр чиләкләп коя да башлады.Яңгырдан качу өчен мин урамның ике ягыннан да ,безнең якларда "урыс капка" дип йөртелгән ,түбәле капка эзлим.Юк икән бит алар!Көзге салкын яңгырда лыгыр су булып өйгә кайтып егылдым. Элек урыс капканың зурлыгына ,бизәлешенә карап хуҗаның байлыгын да чамалап булган.Хәлле кеше генә мондый капка эшләтә алган.Аның өчен урманнан сайлап юан,төз имән баганалар кайтартылган.Читтән килгән яки авылның иң оста балта осталарына капка ясау ,аны түбәләү ,агачтан юнып милли орнаментлар белән бизәү өчен күп тырышырга кирәк булган. Ярлы, булдыксыз кешенең капкасы тәбәнәк, түбәсез булган һәм халык аны, яңгырдан, җилдән ышыкланып булмагангадыр, "җил капка" дип атап йөрткән. Йортларның төзеклеге, тәрәзә йөзлекләренең, коймаларның, капкаларның бизәлеше белән татар авылы урыс авылыннан аерылып торган. Бу әле дә шулай. Заманалар үзгәрә, аның белән бергә авылларның йөзе дә үзгәрә. Хәзер йортларны агачтан гына түгел, кирпеч, таш, яңа химик төзелеш материалларыннан төзиләр. Матур, зифа бүрәнәләрдән төзелгән йортларны, бүрәнәләре күренеп тормасын дигәндәй, химик материаллар белән тышлыйлар. Йортлар белән бергә капка кыяфәтләре дә үзгәрә. Тап-таза урыс капкаларны сүтеп,алар урынына калай, поликорбанат кулланып, тимерне бөгеп төрле фигуралар эшләп, капканы тагын да матурлау өчен уч төбе кадәр чуен бизәкләрнең һәрберсен йөзәр сумнарга сатып алып, капканы дистәләгән мең сумнарга төшереп булса да, заманча капкалар эшләтү модага кереп бара.Халык арасындагы көнчелек капкаларның һаман чуарлануына китерә.Бу урам коймаларына да кагыла.Хәзер агач коймалар бетеп ,аларны таш,төрле төстәге профнастил алыштыра.Моның белән авыл матураймый ,ә үзенең табыгый йөзен югалта гына бара.Замана капкалары миңа зират чардуганнарын хәтерләтә кебек тоела. Бу юлларны язганда чыгышы белән безнең авылдан булган ,татарның танылган архитекторы ,Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасын проектлаштырган ,Татарстан АССР һәм Төньяк Осетия АССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе Исмәгыйль ага Гайнетдиновның 1960 елда басылган "Казан татарларының агачтан бизәү сәнгате " дигән китабы исемә төшеп, аны кабат карап чыктым.Автор Әтнә, Арча якларындагы авыллардагы урам буе койма рәшәткәләренең бер-берсен кабатламый торган челтәрләренең фотолары ,сызымнары белән таныштыра, аларга фәнни аңлатма бирә.Авыл осталары күзләрне иркәли торган катлаулы койма,капка,тәрәзә йөзлекләрен гади инструментлар : пычкы,өтерге,борау белән эшләгәннәр.Автор шул вакытта ук көнкүрешкә агачка караганда чыдамлырак төзү материаллары үтеп керү белән мондый гүзәллекнең бетә баруына борчылуын белдерә, шуңа күрә аларны документларда теркәп калдырырга ашыккан.Исмәгыйль ага алдан күрә белгән ,ләкин бу матурлыкны шулай тиз бетәр дип уйламагандыр. Әле бүген генә тәрәзә йөзлекләрен агачтан бизәкләп эшләү остасы бер авылдаш белән сөйләшеп тордым."Энем,эшләр барамы,заказлар күпме?"- дигән соравыма ул:"Илсур абый, хәзер заказлар юк диярлек ,халык калай бизәкләрне яратарак төшә,"- дип җавап бирде. Ә бит агачның җаны бар,калай бизәкләр никадәр чуар ,катлаулы булсалар да җансыз ,салкын...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев