Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Усак утырттык, чия үсте

Аллаһы Тәгалә могҗизасы - бәйге Тормыш ыгы-зыгысы, мәшәкатьләр дип тормыйм туган авылым Уразбахты авылына кайткач мәңгелек йортыбызны карап кайтам. Чөнки минем анда газиз әтием күмелгән. Үзем һәрвакыт әтиемне күңелемнән кичерәм. Кайсыбер кешеләр: "Синең әниең бик әйбәт кеше, әтиең кирерәк иде",-диләр. Ул кешеләргә әти булмаса мин үзем дә булмас идем, дип...

Аллаһы Тәгалә могҗизасы - бәйге

Тормыш ыгы-зыгысы, мәшәкатьләр дип тормыйм туган авылым Уразбахты авылына кайткач мәңгелек йортыбызны карап кайтам. Чөнки минем анда газиз әтием күмелгән.

Үзем һәрвакыт әтиемне күңелемнән кичерәм. Кайсыбер кешеләр: "Синең әниең бик әйбәт кеше, әтиең кирерәк иде",-диләр. Ул кешеләргә әти булмаса мин үзем дә булмас идем, дип җавап кайтарам. Мәрхүмнәрне яхшы яктан гына искә алырга кирәк. Үлеләр торыр терекләр догасы белән, исәннәр яшәр - әрвахлар догасы белән, диелә бит хәдисләрдә. Мәрхүм булсалар да, әрвахлар - безне, без аларны кайгыртабыз. Газиз кешеңнең рухына белгәннәреңне укып ихластан дога кылгач, җаныңда ниндидер бушану барлыкка килә, чын-чынлап мәрхүмгә "булышкан" кебек буласың, үзеңдә рәхәт бер тойгы кичерәсең. Мәңгелек йортка күтәреп алып килгәнче, әле үз аякларыңда килеш, әтием, туганнарым каберенә озак еллар сукмакны суытмыйча хәлләрен белеп торырга язса иде.

Узган ел җәй әтиемнең каберен карарга баргач, шаклар кайттым. Моннан 15 ел әти үлгәч, киявебез Фәрит аның кабере өстенә усак агачы утыртты. Бабай усак шаулавын ишетеп ятсын, янәсе. Усак агачы 3 ел рәттән шаулап үсеп утырды һәм кинәт юкка чыкты.

Тулырак язма "Әтнә таңы" газетасы битләреннән укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев