Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Усак утырттык, чия үсте

Тормыш ыгы-зыгысы, мәшәкатьләр дип тормыйм туган авылым Уразбахты авылына кайткач мәңгелек йортыбызны карап кайтам. Чөнки минем анда газиз әтием күмелгән. Үзем һәрвакыт әтиемне күңелемнән кичерәм. Кайсыбер кешеләр: "Синең әниең бик әйбәт кеше, әтиең кирерәк иде",-диләр. Ул кешеләргә әти булмаса, мин үзем дә булмас идем, дип җавап кайтарам. Мәрхүмнәрне яхшы яктан...

Тормыш ыгы-зыгысы, мәшәкатьләр дип тормыйм туган авылым Уразбахты авылына кайткач мәңгелек йортыбызны карап кайтам. Чөнки минем анда газиз әтием күмелгән.
Үзем һәрвакыт әтиемне күңелемнән кичерәм. Кайсыбер кешеләр: "Синең әниең бик әйбәт кеше, әтиең кирерәк иде",-диләр. Ул кешеләргә әти булмаса, мин үзем дә булмас идем, дип җавап кайтарам. Мәрхүмнәрне яхшы яктан гына искә алырга кирәк, югыйсә. Үлеләр торыр терекләр догасы белән, исәннәр яшәр-әрвахлар догасы белән, диелә бит хәдисләрдә. Мәрхүм булсалар да, әрвахлар - безне, без аларны кайгыртабыз. Газиз кешеңнең рухына белгәннәреңне укып, ихластан дога кылгач, җаныңда ниндидер бушану барлыкка килә, чын-чынлап мәрхүмгә "булышкан" кебек буласың, үзең дә рәхәт бер тойгы кичерәсең. Мәңгелек йортка күтәреп алып килгәнче, әле үз аякларыңда килеш, әтием, туганнарым каберенә озак еллар сукмакны суытмыйча хәлләрен белеп торырга язса иде.
Узган ел җәй әтиемнең каберен карарга баргач, шаклар кайттым. Моннан 15 ел әти үлгәч, киявебез Фәрит аның кабере өстенә усак агачы утыртты. Бабай усак шаулавын ишетеп ятсын, янәсе. Усак агачы 3 ел рәттән шаулап үсеп утырды һәм кинәт юкка чыкты. Безнең әтиебез чия ярата иде. Бакчага чыккан саен учлап-учлап ашый иде. Усак агачы әтинең кабереннән юкка чыгып, каберне чия агачы басты.
Менә шушы вакыйгадан соң Вахит авылы абыстае Фәридә Хәсәнованың сөйләгәннәре исемә төште. Бу иртә арабыздан киткән Фәридә апаның рухына дога булып барып ирешсен. Язманы аның үз сөйләмендә бәян итәм.
- Ике балам яз көне зират чистарту өмәсенә бардылар. Өйгә кайткач, сөенә-сөенә бабаларына алмагачлы бер каберне чистартулары турында сөйли башлаганнар иде, бабалары, ясалган чәен эчәргәдә онытып, үзхатирәләре белән уртаклашты. "Балалар, ул Гайшә түти кабере. Гайшә түти җор телле, так-мак белән генә сөйләшә торган бер карчык иде. Олыгая башлагач:
"Көзен үлсәм, каберемә
Утыртыгыз алмагач.
Алмагачка кунып сайрар
Таң алдыннан сандугач",
-дип көйләп йөри торган иде. Гайшә түти чыннан да көзен үлеп китте. Без, ирләр, әбекәйне соңгы юлга озатып, кабернең өстен тигезләп куйгач, мәрхүмәнең бердәнбер иртуганы Васыйл абыйны алмагач эзләргә җибәрдек. Абзый бик озак йөреп әйләнеп килде: "Егетләр бар урынны әйләндем, ник Бер алмагач булсын. Түтәйнең теләге үтәлмәде инде, нәзек кенә тупыл утыртам", - диде. Еллар узды. Ни күрик - теге нәзек тупыл агачы, түгәрәк матур алмагачка әйләнеп, һәр язда Гайшә түтинең рухын сөендереп, ап-ак чәчәккә күмеләбашлады. Әнә шул кабер ул, балакайларым"-дип сүзен тәмамлады Фәридә ханым.
Нәрсәбу? Аллаһы Тәгаләнең ятим карчыкның теләген үтәвеме? Әллә Инде Васыйл абзый тупыл белән алмагачны бутаганмы? Ә әти беләнбулган очрак?! Бу вакыйгаларны Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы ,дип ничек уйламыйсың!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев