Әтнә таңы

Учаклар кабат дөрләр әле

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасының актлар залында мәдәният хезмәткәрләренең киңәшмәсе булып узды. Әлеге киңәшмәдә авыл мәдәният йортлары җитәкчеләре, сәнгать җитәкчеләре, китапханә, музей мөдирләре катнашты. Беребезгә дә сер түгел, мәдәният йортлары авыл халкын сәнгать белән бәйләп торучы бер җеп ул. Әмма елдан- ел әлеге җепнең нечкәреп баруы күз...

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасының актлар залында мәдәният хезмәткәрләренең киңәшмәсе булып узды. Әлеге

Реклама

киңәшмәдә авыл мәдәният йортлары җитәкчеләре, сәнгать җитәкчеләре, китапханә, музей мөдирләре катнашты.

Беребезгә дә сер түгел, мәдәният йортлары авыл халкын сәнгать белән бәйләп торучы бер җеп ул. Әмма елдан- ел әлеге җепнең нечкәреп баруы күз алдында. Мәдәният йортларына халык аз йөрү һәр авылга диярлек хас күренеш. Югыйсә, тырышмыйлар да түгел. Китап уку бөтенләй дә ят күренешкә әйләнеп бара. Яшьләр укымый- укымый инде, үзебез соң үзебез. Мәктәптә уку чорында китапханәдән кайтып кермәгән үзем үк хәзер никтер анда барырга вакыт таба алмыйм. Арабызда гомер эчендә сыңар китап тотып карамаганнар да бар бит әле. Нәкъ менә шушыңа охшаш проблемалар турында сүз барды да инде киңәшмәдә.

Районда 38 мәдәният учереждениясе бар. Шуларның кайберләренә оптимизация җилләре дә кагылырга охшап тора. Яңарак кына мәдәният хезмәткәрләренә түләү мәсьәләләре буенча яңа закон да кабул ителгән. Хезмәт хакының база өлешеннән тыш, компенсацион һәм стимуллаштыру характерындагы өстәмәләр каралган. Ә бүген мәдәният хезмәткәре стажына карап 10 меңнән 14 меңгә хәтле, китапханә мөдирләре 17 меңгә хәтле хезмәт хакы ала. Кайберәүләр күпсенеп тә куяр, әмма чын күңелен биреп эшләгән авыл клубы җитәкчеләре өчен минемчә бу бик аз. Мәдәният хезмәткәренең хезмәте бөтен авылның күз алдында. Концерт - мазар булса,кешесен табасы, килешәсе- сөйләшәсе. Монда аралашу, ышандыра белү сәләтләре булу кирәк. Заманында Олы Мәңгәр мәдәният йортын җитәкләгән Дамира апа Сабированы еш искә төшерәм. Ничек кенә булмасын, көйли дә, җайлый да белә иде. Ул чактагы үзешчәннәр кеше арасында зур хөрмәткә ия иде. Смотрларда чыңгыш ясыйсы булганда, Казанга, уку йортына телеграмма сугып чакыртуларын әле дә көлеп искә алам. Шул ук вакытта мәдәният йортлары арасында атнага бер тапкыр да ачылмыйча эшләүчеләре дә бар. Ә отчетта бар да ал да гөл. Китапханәләрдә дә шул ук хәл. Әтнә үзәгендәге музейның кайчаннан бирле ачыла алмавы бөтенләй дә проблемага әйләнде дисәм дә була. Тик әлеге киңәшмәдә булганнан соң, районда мәдәният өлкәсендә боз кузгалды дигән фикер керде. Моңарчы торгынлык чоры кичергән авыл мәдәният йортларында бар да яхшы якка үзгәрер кебек. Болай уйларга сәбәпләр дә юк түгел. Аның иң беренчесе - мәдәният бүлеге җитәкчесе итеп үзе дә сәхнәгә, иҗатка гашыйк Азат Хәйредтинов килде. Үзенең чыгышында ул әйтәсе килгән фикерләрен дә бик ачык итеп белдерде. Аның җитәкчелегендә Әтнәдә оештырылган бәйрәмнәр күпләрнең күңеленә хуш килде инде. Урыс әйтмешли, "то ли еще будет".

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: