Әтнә таңы

“Усал Мәдинә” кызы

ни хәл яшисең, якташ? Мин борынгы авылларның берсе Ташчишмәдә туып үстем. Йортыбыз Ашыт елгасы буенда урнашкан. Безнең бакча башыннан гына ага. Менә шул Ашыт үзәнендәге болынлыкта уйнап үстем. Абыйлар шунда ат көтәләр, мине һәм сеңлемне ат өстенә утыртып йортәләр. Без сеңлем белән өч малайдан соң көтеп алынган кызлар. Абыйлар белән...

ни хәл яшисең, якташ?

Мин борынгы авылларның берсе Ташчишмәдә туып үстем. Йортыбыз Ашыт елгасы буенда урнашкан. Безнең бакча башыннан гына ага. Менә шул Ашыт үзәнендәге болынлыкта уйнап үстем. Абыйлар шунда ат көтәләр, мине һәм сеңлемне ат өстенә утыртып йортәләр. Без сеңлем белән өч малайдан соң көтеп алынган кызлар. Абыйлар белән яшь аермасы шактый, шуңа күрә өйдәге бөтен эшне алар башкара. Алар утын кискәндә, без сеңлем белән ак панамкалар киеп комда уйнап утырабыз. Ә комны абыйлар безнең өчен махсус су буеннан атка төяп алып менәләр. Кыш көне алар дуслары белән тимераякта шуганда без абыйларның һәм дусларының курткаларын киеп, кайберләрен өскә ябынып шугалакта утырабыз. Ничек катып үлмәгәнбездер? Болай тыныч утыру аларга кулай, чөнки елый, шыңшый башласак, уеннарын өзеп өйгә кайтырга мәҗбүрләр. Җәй көне велосипедларга утыртып урманга җиләккә, шомырт җыярга алып менәләр. Безне елатып өйдә калдырганнарын хәтерләмим. Хәзер үзләре гел шаярып әйтәләр: "Без сезне аркабызга гына утыртып күтәреп йөрдек, сүзебезне тыңламый гына карагыз!" - дип. Аларның дуслары күп. Авыл җирендә капка да, өй ишеге дә бикләнми. Бөтен авыл малайлары безнең ишек алдында. Велосипед, мопед, мотоцикл төзәтәләр, я булмаса гармунда уйнап җырлашып утыралар, пластинкадагы язмаларны тыңлыйлар. Су коенырга төшкәндә безне дә алып төшәләр. Көпчәк балонында йөздерәләр, кояш төшмәсен дип яулыкны сулап башка кидерәләр. Хәзер уйлап утырам, бәләкәй сеңелләрен үзләренчә кайгыртканнар. Гел уйнап кына йөрдек дип тә әйтә алмыйм. Кул арасына керә башлагач, безгә дә эш кушалар иде. Куяннарны ашату-эчертү, көтүдәге малларны каршы алу, гөлләргә су сибү, ләкин авыр эшләрне безгә кушмыйлар иде. Абыйлы булу бик рәхәт икән бит! Усал малайлар да тими. "Абыйларга әйтәм!" - дип кенә куркытасың. Хәер, алар үзләренчә безне сугышырга, үзеңне якларга да өйрәттеләр. Күрше малайлары белән кара-каршы чыгарып сугыштыралар иде. Ул сугышу дип инде! Шул малайны тотып алып җиргә егу гына. Бу алымнарны яхшы үзләштердем дип уйлыйм. Улым белән кызым Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамладылар. Аларга саклану, көрәш алымнарын өйрәтәләр. Болар инде кайткач миңа өйрәтәләр, ә мин инде аларның күбесен беләм. Мин ударларны кире кайтарып кына торам. Шул вакытта бик аптыраганнар иде.

Безнең авылда балалар бакчасы эшли иде. Ул бакчада педагогия училищесын тәмамлаган апалар эшләде. Шул чакларны сагынып искә алам. Бик авыр ияләштем, качып кайта идем. Артымнан ук бастырып килеп алып китәләр иде. Безнең өй каршында гына иде балалар бакчасы. Кыш көне урамда үзебезнең тәрәзәләргә карап елап торганымны хәтерлим. Йокламыйм дип киреләнә идем. Иртә белән әни илтә, кич белән абыйлар күтәреп яки аркаларына атландырып алып кайталар. Соңыннан ияләштем тагы. Монда җырларга, биергә өйрәттеләр. Балалар бакчасында өйрәнгән чех биюен озак еллар концертларда да биеп йөрдем әле. Бакчаның ишегалдына бик матур уен мәйданчыгы ясадылар. Баскычлар, таучык, ком тутырылган әрҗәләр, нинди генә уенчыклар юк. Миңа ошаганы озын багана булды. Мин шул тар баганага менәм дә, аяк очларына басып балерина булам дип бер башыннан икенче башына очам гына. Тәрбияче Гөлфәния апа әле дә искә ала: "Фермадан көянтә-чиләк белән сөт күтәреп кайтканымны сагалап кына тора идеңме соң? Син егылып төшә дип сөтләремне ташлап чаба идем", - ди. Авыл җирендә балерина сүзен телевизордан карап белгәнмендер инде. Балалар бакчасында мин күп нәрсәгә өйрәндем, дөресрәге, өйрәттеләр. Тәрбияче апалар Рәдилә, Гөлфәния, Асия апаларны әле дә зур хөрмәт белән искә алам. Алар исән-саулар әле, аралашып яшим. Иҗат, сәнгать дөньясына кереп киткәнмен икән, монда аларның да өлеше зур.

Ташчишмәдә башлангыч сыйныфларны, Иске Өҗем сигезьеллык мәктәбен тәмамладым. 9-10 нчы сыйныфларны Олы Әтнә мәктәбендә. Мәктәптә яхшы укыдым дисәм, ялган булыр. Уку алдынгысы идем, ләкин математика миңа авыр бирелә иде. Геометрия, физика, химия белән дә дус булдым, математика минем өчен "каты чикләвек" булды. Төшләремдә әле дә такта каршында мәсьәләләр чишеп, котым алынып уянам. Уянгач, Аллага шөкер, төш кенә икән дип шатланам. Математикадан бик көчле укучылар бар иде. Контроль эшләрдә Мәһди Гарипов белән Фәридә Рәхимҗанова (хәзер Исмәгыйлева) ярдәмнәреннән ташламадылар. "4"ле билгесенә укып чыктым мин аны. Бик тырышкан елларны "отличница" да булдым, ләкин математика мине, мин аны яратмадым. Аның каравы төрле әкиятләр, хикәяләр язарга һәвәс идем. Ул диктантлар, иншаларны коеп кына куя идем. Безнең гаиләдә китапка хөрмәт зур иде. Бөтенесе "егылып китап укый". Әти әллә ничә төрле газета-журнал алдыра. Араларында русчалары да күп. Әтием Әдһәм исемле иде. Кызганыч, ул иртә - мин 4нче сыйныфта укыганда вафат булды. Урыны оҗмахта булсын! Бик укымышлы, кызыксынучан кеше иде. Һәр өлкәдән хәбәрдар булды. Мине аңа охшаталар: төс-кыяфәт белән дә, холкым белән дә. Абыйлар китапларын яшереп куялар, имештер, миңа иртә әле андый китапларны укырга. Мин барыбер табам. Чормада, мунчада качып укыйм. Башлангыч сыйныфларда ук олылар өчен булган китапларны укып бетердем. Аерым бер ләззәт белән укый идем мин. Шул китап эчендә яшим, берни ишетмим, беркемне күрмим. Идән юа башлыйм да, берәр журнал килеп чыкса, идән дә онытыла, барысы да онытыла... укып бетермичә ничек туктыйсың инде? Әни: "И, бала, китап укып кына тормыш барыр дип беләсеңме? Күзләрең сукырая бит инде!" - дип ачулана иде. Аннан соң күршедәге Бибикамал әбигә иптәшкә йоклый керә идем. Ул әби минем үз әбием кебек булды. Ул әбине әле дә сагынып искә алам. Урыны оҗмахта булсын! Биби әбидә рәхәтләнеп китап укый идем.

Аннан соң мин 7нче сыйныфка күчкәндә олы абый өйләнде. Эшләр тагын да худка китте. Бик уңган килен булып чыкты. Без аны барыбыз да яраттык. Мин мәктәптән кайтканчы бөтен эшне эшләп куя, ялт итеп. Минем дәрес әзерләргә дә, китап укырга да вакытым күбрәк кала башлады. Әле җитмәсә дәресләр дә әзерләшә. Бу килен сызымны бик шәп сыза торган булып чыкты. Сызымны да бик үз итми идем, яхшы булды әле бу. Ул минем дә, сеңлемнең дә укуы белән кызыксынып торды. Нинди билгеләр алабыз? Ник бу фәннән аксыйбыз? Ярдәм кирәкмиме? Без аңа бик рәхмәтлебез. Сеңлем башта Арчада педучилище, аннан Казан университетының юридик факультетын тәмамлады. Олы Әтнәдә озак еллар өлкән тикшерүче булып эшләде. Хәзерге көндә Теләчедә тикшерү бүлеген җитәкли. Шул Фәридә сеңлем белән ярыша-ярыша укыдык. Укыганда Рафис абыем да бик булышты. Ул математикадан бик көчле иде. Кулы да эш белә. Яңа ел бәйрәмнәренә уенчыклар, маскалар кирәк булса, хәзер утыра да эшләп бирә. Әле күлмәкләребезне, кияргә башлыкларны да бизәп бирә. Мамык белән төреп, кар бөртекләре ябыштырып яки уенчык ватыкларын төеп, клей белән ябыштырып, әллә ниләр кыландыра иде. Ватылган курчакларыбызны да төзәтеп бирә, киемнәрен дә үзе тегә. Әнине борчымаска тырыша идек. Әни үзе дә "алтын куллы" кеше иде, Мәдинә исемле. Бик уңган, тырыш, җитез. Җебегән кешеләрне, эш рәте белмәгәннәрне яратмый иде. Андыйларны "кәгазь башмак" дип кенә атый иде. Усаллыгы да бар иде. Тирә-як авыллар аны Ташчишмәдән "усал Мәдинә" дип белә, чөнки авылда Мәдинәләр дә, Әдһәмнәр дә күп. Минем әни менә "усал Мәдинә", кибет урамындагы яки су буендагы "усал Мәдинә". Үзе бу турыда ишеткәч: "Кемгә усаллыгым тиде икән? Ярый, усал дисеннәр, җебегән димәсеннәр!" - дигән иде. Мин кайчагында шаярып, "усал Мәдинә"нең кызлары да юаш булмас дим. Тагын нәсел кушаматыбыз бар - "чүнти". Нилектән алай кушылган, тәки белә алганым юк. Олы яшьтәгеләр: "Кемгәдер ошатам инде, әйтә генә алмыйм", - диләр. "Чүнти кызы мин", - дим. "Кайсысы? Милициясеме, телевизордагысымы?". Димәк мин "усал Мәдинә"нең яки "чүнти" кызының телевизордагысы булам, хәтерләп калыгыз. Әниебез бәйләгән шәлләрне санасаң, бөтен җир шарын төрергә җитәрдер, мөгаен. Ул чакта алырга әйберсе дә бик булмагандыр, булса, акчасы дигәндәй. Әни бәйләгән җылы кофталар, күлмәкләр, башлыклар, бияләй-перчаткаларга сокланмаган кеше булмагандыр. Әле бик матур итеп чигә дә иде. Без менә шундый беркемдә дә булмаган, бәйләнгән, чигелгән киемнәр киеп үстек. Өйдә җыр-моң тынып тормады. Әти тальян гармунда уйный иде. Уртанчы абыем Рәис гармунда уйнарга өйрәнде. Авылда оста гармунчыларның берсе иде. Хәзер генә кешеләрнең гармунга бик исләре китми. Без туганнар белән шулай җырлашып, күңел ача идек. Хәзер дә бергә җыйналсак, шулай күңел ачабыз. Төп нигездә кеше яшәми инде. Олы абыем Тәбрисне күршедә генә йорт салып башка чыгардылар. Алда әйтелгән уңган килен аның хатыны. Тәбрис абый белән Сәрия туган апай безнең барыбызны да туплап, җыеп, нигезне таркатмыйча яшиләр. Рәхмәт аларга! Җәйләрем шунда уза. Каникулларда балалар да авылга кайталар иде. Алар шунда үстеләр.

Реклама

Иске Өҗем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза апа Ибраһимова укытты безне. Менә ул үз эшенең остасы иде. Без аның авызына гына карап тора идек. Әдәбиятка мәхәббәтне ул уятты, татар филологиясе бүлегенә укырга керүем дә Роза апага бәйле.

Нурсия апа Мәгъсүмова төрле концертлар, чаралар оештыра иде, безне берсеннән дә калдырмый иде. Сыйныфыбыз да бик көчле: яхшы укучылар, җырчылар, биючеләр күп. Сәхнәдә үзеңне тотарга, сәнгатьле итеп сөйләргә Нурсия апа өйрәтте.

Укытучыларымның берсен телгә алып, икенчесен әйтми калсам, рәнҗерләр кебек. Алар турында тулырак язармын әле. Рифат абый Җамалиев турында әйтмичә кала алмыйм. Ул укытучы гына түгел, үз эшенең фанаты иде. Аның үзенчәлекле тәрбия ысулларын әле дә сагынып искә алалар. Кайберләре педагогик кысаларга да сыеп бетмәгәндер, ләкин аның максаты - белемле, физик яктан нык яшьләр тәрбияләү иде. Физкультураны яратмасам да, тырыша идем. Кышны җенем сөйми, чаңгыда шууны әйтеп тә тормыйм инде, ләкин мин сыната торганнардан түгел, тырыша-тырмаша идем. Рифат абый бит әле туган тиешле дә. Ничек сынатасың инде? Ул укучыларның үзләре белән генә түгел, әти-әниләре белән дә ныклы элемтәдә тора иде. Күп укытучылар онытыла, истән чыга, ә менә Рифат абый юк. Сабантуйларда күрәм, аны элеккеге укучылары сырып алган булыр. Янына үтү өчен чират торырга кирәк. Бу аның укучыларының аңа хөрмәте дими, ни дисең? Рифат абый физкультурадан тыш, тарих та укытты. Ул үзе тарих белән җенләнгән кеше, безне дә "җенләндерде" димме соң инде. Барлык укучы тарих белән кызыксына, борынгы әйберләр җыя башлады. Рифат абый борынгы акчалар җыя иде. Тулы бер коллекция хасил булгандыр. Укучылар да булышты. Мәктәптә музей булачак икән дип хыялланган идек, өметләрбез чәлпәрәмә килде. Бер укытучыбыз (ул мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын) бу күркәм эштән начар нәтиҗә чыгарып куйды. Ярый, аның намусында калсын. Борынгы акчаларны кире тараттылар. Алар шулай югалып беттеләр. Әгәр Рифат абыйда торсалар, начар булыр идеме? Хәзер еллар узгач та караган булыр идек, дәресләрдә бер дигән кулланма булыр иде. Менә шул Рифат абыйдан күреп тарих белән кызыксына башладым.

Әтнә мәктәбендә шулай ук үз эшләренең осталары, чын педагоглар укытты. Сыйныф җитәкчебез Габдрахман абый Шаһиев иде. Бу тыныч, сабыр мөгаллим абый, үзенең бер карашы белән тыңлата иде. Кычкырмый, тавышын күтәрми. Шуның кебек булырга тырышам да, килеп кенә чыкмый. 10нчы сыйныфта безнең җитәкче Фәрит абый Биктимеров булды. Көчле физик, бер дигән педагог, остаз гына түгел, безне тормыш серләренә өйрәткән укытучы да ул. Үзеңне ничек тотарга? Ничек каршы торырга? Алда безне нәрсә көтә? Бу очракта нишләргә? Менә шундый мең төрле сорауга җавапларны табып, белеп, авырлыклар алдында бирешмәскә өйрәнеп чыктык без. Хәзер дә аның алтынга тиң киңәшләре белән яшибез, эшлибез. Университетта да, чит коллективта эшкә килгәч тә, проблемалар килеп чыкса, бу турыда Фәрит абый кисәткән иде бит, болай эшләргә, тегеләй итәргә кушты дип, шул файдалы киңәшләр белән ерып чыга, хәл итә идем. Мин генә түгел, очрашканда башкалардан да ишеткәнем булды, Фәрит абый өйрәткәннәр белән яшәгәннәр, эшләгәннәр икән бит. Ирле-хатынлы Венера апа һәм Җәүдәт абый, Ләйсирә апа һәм Илфир абыйдан да без күп нәрсәгә өйрәндек. Тормышта үз урыныбызны таптык дип саныйм. Безнең сыйныф дус һәм бердәм иде. Әле дә күбесе белән очрашып, аралашып яшибез.

Балерина булырга хыялланган нәни кызчыкның фикерләре югары сыйныфларда укыганда үзгәрә, артист булырга карар кыла. Үземне күрсәтә алмадыммы, әзерлегем начар булдымы, мине анда алмадылар. Бер ел Арчада "Сельхозхимия" оешмасында диспетчер булып эшләдем. Икенче елны да театр училищесына барып карарга булдым. Отпускага чыктым да, кунакка барам дигән сылтау белән Казанга килдем.Телевидениедә безнең авылдан Халисә апа режиссер булып эшли иде, шуның янына киңәш сорарга кердем. Мине өлкән режиссер Клара Гарифовна күреп алды: "Мин үзем дә артист булган кеше, кыз кешегә кулай һөнәр түгел, әйдә безгә кил", - дип мине кызыктырды. Телевизордан гына күреп белгән дикторларны, язучы-шагыйрьләрне, артистларның үзләрен күргәч, ничектер кызык булып китте. Андагы зур студия, көчле утлар, камералар, бихисап мониторлар мине сихерләде һәм мин телевидениегә эшкә кердем. Режиссер ярдәмчесе итеп эшкә алдылар. Бераздан режиссер ассистенты иттеләр. Укырга кердем, иртә кияүгә чыктым һәм укуны читтән торып тәмамларга туры килде. Туйда минем бик каты көлеп төшкән фотосурәтем бар, билгеле, кияү егете белән бергә инде. Әни шуны кулына ала да: "И, бала, бала! Нигә дип шулкадәр көлә икән бу? Менә сиңа университет, менә сиңа диплом!" - дип уфтана икән. Бу халәтне миңа да кичерергә туры килде. Кызымның да бар андый фотосурәте. Алар өйләнешкән көнне коеп яңгыр яуды. Яңгыр ишә генә, ә болар кияү белән зонтик астында, кызым шаркылдап көлә. Мин дә бу фотоны тотып: "И, бала, бала! Нигә дип шулкадәр көләсең икән? Менә сиңа аспирантура, менә сиңа фәнни эш!" - дип озак карап утырдым. ...Өметләре акланмый дип борчылгандыр әни. Аның безне бик укытасы килде. Абыйлар никтер укырга керергә атлыгып тормадылар. Кечесе төзелеш институтына кергән иде, ташлады. Сеңлем белән без икәү югары белем алдык. Университетны тәмамлагач, "Мәдәният дөньясында" тапшыруында корреспондент булып эшли башладым. Аннан редактор итеп күтәрделәр. Хәзер минем ике тапшыруым бар: "Башваткыч" һәм "Әдәби хәзинә". Эшемне бик яратам, яратмасам 32 ел монда эшләр идемме?! Максатым - яшьләрне тарих, әдәбият, сәнгать дөньясы, танылган шәхесләр белән таныштыру һәм шулар үрнәгендә тәрбияләү. Татар телен үстерү һәм саклауда үземнең бар көчемне куячакмын. Күпләр мине Мәһдиева фамилиясендә булгач, Мөхәммәт Мәһдиев килене дип саный. Мин аның "племяннигы"нда кияүдә, ягъни бертуган абыйсы Рәшитнең улы Рөстәм җәмәгате булам. Балаларым үз туган телләрен яхшы беләләр. Без өйдә татарча гына сөйләштек. Рөстәм Казан егете булса да, татар телен камил белә. Балаларыбыз Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясен тәмамладылар. Сәнгать юлыннан китмәделәр, теләмәделәр дә. Әтиләре дә журналист, төрле урыннарда матбугат үзәген җитәкләде. Алар безнең өйгә кайтып та кермичә көне-төне эштә булганны күреп үстеләр. Авыр юл, аз хезмәт хакы түләнә торган, рәхмәт тә ишетмәскә мөмкинсең. Кызым полиция хезмәткәре, капитан. Ул кияүдә. Данияр исемле улы бар. Улым юрист, өйләнгән. Буш вакытларымда оныгымны тәрбияләргә булышам.

Мин бик нечкә күңелле кеше. Кешеләрне, барлык тереклек ияләрен җәллим, кызганам. Сугыш, үтереш-атыш турында кинолар карый алмыйм. Моңлы җырлар, хисле шигырьләр тыңласам елыйм. Авылга еш кайтырга тырышам. Табигатен, кешеләрен яратам. Кайткач су буйларында, болында уйланып йөрергә яратам. Гомумән, үземнең Әтнә районыннан булуым белән бик горурланам. Тырыш, уңган якташларым, туганнарым миңа зур терәк. Тапшыруларымда якташларым катнашса, дәрт, илһам алам. Зур эшләргә этәргеч ул әтнәлеләр!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: