Әтнә таңы

Үзгәреш булыр күк...

"Табиблар үзләрен пациентларга бушка яхшылык эшләгән кебек тотарга тиеш түгел. Алар дәүләт заказын үти", дигән иде ришвәтчелек белән көрәш буенча Совет утырышында Сәламәтлек саклау министрлыгы эшчәнлеге турында сөйләгәндә Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов. Агымдагы елның 5 октябрендә Мәскәүнең Дәүләт Кремль Сараенда беренче тапкыр Россия табибларының I милли Съезды үтүен, съездда...

- Дөрестән дә, сәламәт­лек саклау өлкәсендә үз­гәрешләр булыр күк, мо­ны дәлилләп тә була, чөн­ки Федераль министрлыкта әлегә кадәр чын табиб булган министрны күргән юк иде, берсе юрист, берсе экономист дигәндәй. Ә менә Вероника Игоревна Скворцова үзе табиб, профессор, кардиолог-хирург. Аннан да бигрәк Россия буенча үлем-җитем сәбәпләрен өйрәнгән кеше дә. Һәм үзенең фикерен съездда да әйтеп үтте.

- Съезд димәктән, аның программасы, кат­­на­шучылары, үзенчә­лек­лә­ренә тукталмассыз­мы? Авыл җирендә яшәү­­челәр өчен әлеге съездның файдасы бу­лыр­­мы?

- Съезд һәммә табибларны борчыган актуаль мәсьәләләрне күтәрде, программа бик тыгыз һәм озын, иртәнге сәгать 10да башланып, төнге 11ләргә кадәр дәвам итте, бик эчтәлекле булды. Көн тәрти­бе буенча 21 чыгыш, аларга карата фикер алышулар тыңланды. Министр үзе "Дәүләтнең сәламәтлек саклау өлкәсендәге сәясәтен тормышка ашыруда табиблар бергәлегенең роле" дигән темага чыгыш ясады. Россия академиясендәге балалар сәламәтлеге фәнни үзәгенең Урал филиалы директоры Ольга Петровна Ковтун пе­диатрия үсешендәге актуаль проб­лемаларга тук­талды. Медицина ярдәме күр­сәтүнең сыйфаты һәм һәр­кемгә табибка күренә алу мөмкинлеген арттыру турында Новосибирск өлкә больницасы бүлек мөдире Любовь Михайловна Кудель чыгыш ясады. Һәр чыгыш ясаучы медицинаны һәм андагы проблемаларны якыннан күзаллаучы буларак бик мөһим мәсьәләләр күтәрде. Безнең авыл җирлеген искә алган ике уңай факт: кем генә чыгыш ясаса да авыл җирлегендәге ФАПларны искә алды. Тормышның җирдән башланганын, авыл кешесе сә­ламәт булса гына яшәп бул­ганлыгын ниһаять таныдылар. Премьер-министр Дмитрий Анатольевич Медведев та сәламәтлек саклау табиблар эше генә түгел, бөтен хөкүмәт эше булырга тиешлеккә басым ясады. Бу исә халык хуҗалыгында булган һәр җитәкче кул астында эшләүчесенә игъ­тибарлы булырга ти­еш дигән сүз. Балалар тууны арттыру да хәзер ме­диклар эше генә түгеллеген, аның илнең социаль-экономик үсешенә бәйле булуын аңладылар. Моңа кадәр бер генә хөкүмәт башлыгының да үзе башлап финанс мәсьәләсен күтәргәне юк иде. Дмитрий Анатольевич чыгышында агымдагы елда бөтен федераль өлкәгә 1,5 триллион сум акча биреләчәген, 2013тә бу сәламәтлек саклау өчен бирелә торган акчаның 2,5 триллион булачагын әйтте. Куанычлысы: халык сәламәтлеген саклау мәсьәләләрен күтәрү өчен беренче мәртәбә хөкүмәт комиссиясе төзелде. Бу комиссиягә бөтен министр кертелде. Табибларга белем бирү системасын үзгәртү турында да сүз барды, элек булачак табибларга практика күп булып, алар тәҗрибәле табиб кул астында өйрәнү узалар иде, ә соңгы вакытта бу юк дисәң дә була, менә шуны торгызу кирәклеге әйтелде. Һәр больницада бер төрле шартлар булдырылырга тиешлеге дә билгеләнде. Хезмәт хакы да 2018 елга кадәр 2 мәртәбә артып, табибларныкы - 30 мең, шәфкать туташларыныкы шуның яртысы кадәр булачагы мәгълүм булды. Диспансер тикшерүләре, профилактика кирәклеге тагын бер кат ассызык­ланды.

- Иң югары үлем дә, иң кыска гомер дә безнең илдә, диләр. Табибка 2-3 сәгатьсез кереп булмый, кергән очракта да игътибар белән карау­чы юк - бу район больницасын гына күздә тотып сорау түгел...

Реклама

- Бер җөмлә белән генә әйтеп аңлата да торган түгел, кешеләр белән көн саен таләпләр үзгәреп торган заманда эшлибез. Табибка бер кешене карау өчен 20 минут вакыт бирелә, 3 минутын авыру белән аралашса, калганын язып үткәрә. Ә бит шундый гыйбарә бар: әгәр авыруның хәле табиб белән аралашкач җиңеләймәсә, димәк ул табиб түгел. Ә безнең табибларның аралашырга вакытлары калмый, кызганыч, игътибар җитмәү шуннан килә, алар өстән таләп ителгән кәгазьне тутырырга мәҗбүрләр, менә моны бетерү өстендә эшләргә кирәк дигән фикер дә күтәрелде съездда. Аннан соң авыру турында гына уйлар өчен табибның тормыш-көнкүреш шартлары да, хезмәт хакы да җитәрлек булу мөһим. Табиблар иң беренче чиратта тормыш шартларын уйларга, хезмәт хакын җиткерү өчен көн-төн эшләргә мәҗбүр, шул сәбәпле авыру икен­­че планга кала. Ә без­некеләргә килсәк, та­библарның ял иткән, белемнәрен күтәргән чак була, бер табиб берничә җирдә эшләп ала, ыгы-зыгыга шул сәбәп һәм бу вакытлыча. Без бик авыр вакытларны - 1996-97 ел­ларны, хезмәт хаклары түбән, даруларга кытлык булган елларны да бер-беребезне аңлап үткәрдек, ул вакыт белән чагыштыра торган түгел, авыруларга уңай булсын дип тырышабыз. Ә үлем сәбәпләренең иң биек ноктасын үткәнбез, бөтен Россия буенча бу күрсәткеч кимүгә таба бара. Элек үлемгә инфекцион авырулар китерә, дип санала иде, ә хәзер инфекцион булмаган 4 төр авыру күрсәтелә: йөрәк-кан тамырлары авыруы, онкология, диабет, сулыш юллары авыртулары.

- Элегрәк халыкны ае­­рым төр категория­гә бүлеп, елга бер, квар­талга бер мәртәбә тикшерү бар иде, "Авылларга киләләр иде", дип сөйләшкәнне дә ишетәбез. Бу шул дис­пансерлаштыруның бер төре булгандыр...

- Нәкъ шулай. Тик бу 1991 елларда тукталды, шулай да без 5-6 ел хәлдән килгәнчә шулай эшләдек, соңгы вакытларда оешмаларны да чакырып тикшерү уздырдык, тик болар бар да акчага бәйле. Съездда Россия медицина җәмгыяте президенты Евгений Иванович Чазов нәкъ менә шушы элекке системага кайтып, халык сәламәтлеге сагына басарга кирәк дигән фикерне күтәрде. Һәм ул гамәлгә керер кебек. 2013 елдан башлап яңа туган балалардан алып 18 яшькәчә балаларга диспансер тикшерелүе үткәрелә башлаячак. Олыларга да елга бер мәртәбә профилактик карау уздырылачак. Бу система гамәлгә кергәч, 19 яшьтән башлап гомеренең соңгы көненә кадәр һәр кеше табиб тик­шерүе үтәчәк, һәм аның тәртибе булачак. Мә­сәлән, бер авыру кварталга бер мәртәбә чакырылса, икенче төр авыру ярты елга бер мәртәбә хастаханәгә ча­кы­рылып, үзенең сәла­мәт­­ле­ген тик­шертә алачак. Бу - съездда күтәрелгән бик мө­һим пункт.

- Табибның этик һөнәри кодексы гамәлгә ке­рә, дип ишетәбез. Гип­пократ анты гына җит­миме?

- Икесе дә кирәк, безнең эшнең бик нечкә җирләре бар, "врачебная тайна" дибез инде. Үзара киңәшү, сөйләшү урамга чыгарга, авыруга җиткерелергә тиеш түгел. Кодекс 4 бүлектән, 53 маддәдән тора, һәр табибның өстәл китабы булачак ул. Съездда кодексның проектын 5697 делегат яклап тавыш бирде, шуңа күрә моны 100-200 кешелек коллектив кына юкка чыгара алмый. Бер генә маддә табиб тарафыннан үтәлмәсә, я бозылса, эшен җиренә җиткереп эшләмәсә, җаваплылык карала.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Халыктан "Безнең Әт­нә врачларының әйбәтлекләре..." дигән сүз­ләрне ешрак ишетергә яз­сын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: