Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уяулыкны югалтмыйк

Якынлашып килүче Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан, террористик һәм экстремистик характердагы актларны кисәтү максатыннан, Татарстан Республикасының терроризмга каршы көрәш комиссиясе түбәндәге карарны кабул итте. Шул уңайдан, район прокуроры Нурия Сабирҗанова : Белгәнебезчә, илебезнең төрле почмакларында экстремистик һәм террористик рухтагы учаклар әледән-әле кабынып...

Якынлашып килүче Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан, террористик һәм экстремистик характердагы актларны кисәтү максатыннан, Татарстан Республикасының терроризмга каршы көрәш комиссиясе түбәндәге карарны кабул итте. Шул уңайдан, район прокуроры Нурия Сабирҗанова :

  • Белгәнебезчә, илебезнең төрле почмакларында экстремистик һәм террористик рухтагы учаклар әледән-әле кабынып тора. Бәйрәм алды чорында бу куркыныч тагын да арта. Шуңа да үзебез яшәгән урамда, авылда, районда вакыйгалар агымын күз уңында тотыйк. Тынычлыгыбыз үзебезгә бәйле. Экстремистик актлар һәм хокук бозулар турындагы хәбәрләр булган очракта, район прокуратурасына һәм полиция бүлекчәсенә хәбәр итүегез сорала. Террористик һәм хокук бозу актларына әзерлек, мондый актларга ярдәм күрсәткән юридик һәм физик затлар турындагы хәбәрләргә аеруча игътибар итү кирәк. Бәйрәмнәр чорында игътибарсыз булмыйк, уяулыкны арттырыйк. Тирә- юньдәгеләргә карата күз йомып кына тынычлыкка ирешеп булмый. Битарафлык һәлакәткә китермәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев