Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уяулыкны югалтырга ярамый

Район администрациясе каршында эшләп килгән террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды. Утырышта федераль иминлек хезмәте идарәсе вәкиле Рамил Хәйруллин, оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, комиссия әгъзалары катнашты. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Нуриев алып барды. Көн тәртибендә иң беренче булып, террорчылыкка каршы комиссия составына үзгәрешләр кертелде. Шулай ук 1...

Район администрациясе каршында эшләп килгән террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Утырышта федераль иминлек хезмәте идарәсе вәкиле Рамил Хәйруллин, оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, комиссия әгъзалары катнашты. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Нуриев алып барды.
Көн тәртибендә иң беренче булып, террорчылыкка каршы комиссия составына үзгәрешләр кертелде. Шулай ук 1 сентябрь һәм Корбан бәй­рәмендә узасы чараларда җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү турында сөйләшенде. Гомуми белем бирү уч­­реждениеләрендә яңа уку елын каршы алу, мәк­­тәп автобусы белән йөр­гәндә террорчылыкка каршы күрелә торган ча­раларны күз уңыннан югалт­мауга басым ясалды. Һәркайсыбыз хәбәрдар, 10 сентябрь көнне районыбызның ике авыл җирлегендә - Кышлау белән Олы Әтнәдә өстәмә сайлаулар уза. Утырышта әлеге сайлауларны уздыруда җәмәгать иминлеген тәэмин итү турында фикер алышынды.
Гел ишетеп торабыз, тер­рорчылык актлары һәрдаим булып тора. Тик бу бездә түгел, дип тынычланырга ярамый. Аллам сакласын. Шуңа да тирә-ягыбызда булган вакыйгаларга битараф бул­ырга ярамый. Утырышта да һәрвакыт уяу булырга кирәклегенә басым ясалды. Авылларда буш йортларда шикле кешеләрне күргәндә, шу­­­лай ук таныш түгел зат­ларның кибетләрдән күпләп консервлы про­дукт­лар, сабын-шампунь ке­бек көнкүреш кирәк-ярак­ла­ры алганын күрсәгез, кичекмәстән 02 яки 2-15-75 телефоннарына шалтыратырга кирәк. Ан­дыйларның машина но­мерларын язып алсагыз, килеш-килбәтләрен хә­терләп калсагыз, бу да зур әһәмияткә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев