Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә шахматчылары уңышлы чыгыш ясадылар

14-18 гыйнвар көннәрне Казанда шахмат мәктәбенең беренче директоры Прохоров исемендәге турнир узды.

Биредә Раил Шакиров җитәкчелегендә Әтнә командасы да катнашты. Безнекеләрдән иң зур уңышка, әле яңа 8 яше тулып килүче Азалия Мифтахова иреште. 11 яшькә кадәрге төркемдә чыгыш ясап, Казан, Лаеш, Кировтан килгән күп шахматчыларны артта калдырып, гомуми 8нче урын алды. Ә авыл районнары арасында ул туплаган 6 балл абсолют беренче урынга лаек булды.

11 яшькә кадәрге төркемдә әле 10 яше тулмаган Алмаз Бадиков чыгыш ясады. Старт номеры 76нчы булып башлаган Алмаз 43нче урында төгәлләде. Рейтингы 1196га җитте. Гомуми исәптә Казан, Түбән Кама, Нократ Аланы, Яшел Үзән шахматчыларыннан соң урнашты ул. Авыл районнары арасында алсак, аннан соң Балтач шахматчысы, ул - 51нче урында. Шуны әйтү дә җитә - милли рейтинглары Алмазныкы кебек үк булган Казан шахматчылары 118-122нче урыннарга калдылар.

15 яшькә кадәрге егетләр төркемендә тагын бер Бадиков уйнады һәм 10 мөмкинлектән 5 балл туплады. Бик катлаулы төркем - монда авыл районнары бөтенләй дә юк иде. Бу төркемдә җиңүче дә 7,5 балл гына җыйды. Инсафның гомуми чыгышын да бик уңышлы дип бәяләргә була.

Шушы ук 15 яшькә кадәр чыгыш ясаучы кызлар саны нибары 14 кенә булды. Казан, Лениногорск, Яшел Үзән, Коми Республикасы шахматчылары белән бергә бердәнбер авыл районы вәкиле Азалия Әхмәтова да уйнады. Шул сәбәпле аңа икеләтә кыен булгандыр әле. Шулай да үз рейтингын күтәрә алды, гомуми исәптә 1,5 балл туплады.

17 яшькә кадәрге төркемдә уйнаган безнең Лилия Гыйззәтуллинага аеруча кыен булды. Чөнки егетләр һәм кызлар бергә чыгыш ясадылар. Лилия барыбер югалып калмады - 3 балл туплады. Ә иң мөһиме - турнирны рейтингсыз башлаган шахматчы кыз, аны 1118гә җиткерде.

Шунысы да бар, турнирда күп шахматчылар милли генә түгел, Халыкара рейтингларга да ия иделәр. Гомумән алганда, безнекеләрнең чыгышын уңышлы, бик уңышлы дип бәяләргә була.

Югрыда телгә алган Азалия Мифтаховадан тыш, тагын бер яшь "йолдызчык" - Самат Шәрәфиев тә яхшы уеннар белән сокландыра. Күптән түгел, Казанда узган "Раштуа турниры"нда Азалия - 3 һәм Самат 5 урыннар яулаганнар иде.

Параллель рәвештә "Арча хәбәрләре" газетасы турниры барды. Самат бу турнирның 1-4 сыйныфлар төркемендә бик уңышлы чыгыш ясады, сүз уңаеннан инде беренче тапкыр гына да түгел. Биредә ул ышанычлы төстә 1 урын яулады.

Шахматчыларыбыз менә шундый уңышларга ирештеләр. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев