Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уңышлы җәйләр килсен

Уңышлы җәйләр килсен Авыл хезмәтчәннәренең күңелендә язгы эшләр, иң җаваплы чор ишек төбендә кебек. Хәзерге кыйммәтчелек заманда, бу җаваплы хезмәтне башкарып чыгарга бик күп чыгымнар кирәк. Бер литр ягулыкның бәһасе утыз сумнан артык бит. Техниканың да бәһасе миллионнар тора. Ходай җиңеллеген биреп хәвефсез- хәтәрсез башкарырга язсын инде, дип, телибез пенсионер...

Уңышлы җәйләр килсен

Авыл хезмәтчәннәренең күңелендә язгы эшләр, иң җаваплы чор ишек төбендә кебек. Хәзерге кыйммәтчелек заманда, бу җаваплы хезмәтне башкарып чыгарга бик күп чыгымнар кирәк. Бер литр ягулыкның бәһасе утыз сумнан артык бит. Техниканың да бәһасе миллионнар тора. Ходай җиңеллеген биреп хәвефсез- хәтәрсез башкарырга язсын инде, дип, телибез пенсионер әби-бабайлар. Әле аллага шөкер үзебезне йөртә алганда сыерны да бетерәсебез килми. Рәхмәт җитәкчеләребезгә, хайван асрарга иркенлек тудыралар. Бик авырлык белән асраган заманнарны да күрде безнең буын. "Кем күргән бу хәлне, сыерлы кешегә өйгә кертеп акча бирәләр. Күпме икмәк, салам ничә түк кирәк, дип мәдәният хезмәткәрләре өй саен кереп исәбен алалар. Әле ходай гомерләребезне бирсен. (Электән саламга да туеп тормады сыерларыбыз, оят булса да әйтим, күгәргәнне дә тоттылар элек).Бу кышны да бик иркен чыктык, ашатырга җитәрлек бирде колхозыбыз. Әле аллага шөкер, авылыбызда ферма бар. Бик кадерле "әйбер" - эш бар эшләгән кешегә. Хуҗалыкны таркатмыйча алып баруы бик кыен хәзерге заманда. Ходай мидәт-куәт бирсен эшчәннәргә! Хөрмәтле укытучым, остазым Сабиров Наил абый, сиңа ходай озын гомер, сәламәтлек бирсен, юл хәтәрләре күрмичә йөрергә язсын, безгә ярдәмең зур синең. Җәйләр уңышлы килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев