Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уйланырга урын бар

Кичә, 19 гыйнвар көнне районның терлекчелек өлкәсендәге җаваплы җитәкчеләре, белгечләре катнашында махсус җыелыш булып узды. Киңәшмәне район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов алып барды. Төп доклад белән чыгыш ясаган районның баш мал табибы Рөстәм Һашимов терлекчелектә технологияләрне төгәл үтәргә кирәклек турында сөйләде. Дөрестән дә, югалтулар әнә шул тех­нологияләрне тиешенчә үтәмәүгә...

Кичә, 19 гыйнвар көнне районның терлекчелек өлкәсендәге җаваплы җитәкчеләре, белгечләре катнашында махсус җыелыш булып узды.
Киңәшмәне район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов алып барды. Төп доклад белән чыгыш ясаган районның баш мал табибы Рөстәм Һашимов терлекчелектә технологияләрне төгәл үтәргә кирәклек турында сөйләде. Дөрестән дә, югалтулар әнә шул тех­нологияләрне тиешенчә үтәмәүгә бәйле. Алып җитмә­гән авыл хуҗалыгы продукциясе, беренче чиратта, бу өлкәдәге хилафлыгыбызга бәйле.
Район башлыгы нәкъ шуларны ачыклап үтте - сөт һәм ит җитештерүдәге рентабельлекне таблицалар аша аңлатты. Монда һәр хуҗалыктагы үзкыйммәт тә, продукциянең чынлыктагы кыйммәте дә ачык чагылган.
Гомумән алганда, күмәк хуҗалыклар файдага эшлиләр. Тик шунысы да бар, кайберләрендә югалтулар да аз түгел. Әйтик, «Дусым» һәм «Уңыш»та бу ачык чагыла, дип билгеләде докладчылар.
Аерып тормыйча, сөт һәм ит җитештерү өлкәсендәге гомуми эффектлылыкны күзалласак, шушы 2 хуҗалыкның «минус»ка эшләве күренә.
Тагын бер мөһим факт - сөт җитештерүдәге рен­табель­лектән бигрәк ит җитештерүдәгесе начар хәлдә.
Күмәк хуҗалыклар боларны күзаллап нәтиҗә ясарлар, таблицада күрсәтелгәнчә, терлекчелектәге эффектлылыкны беренче чиратка куярлар, дигән өмет тә калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев