Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уйланыйк, соңга калмыйк

Алдымдагы исемлеккә карадым да уйга калдым. Бу биттә кызыклы да, кызганыч та саннар тупланган. Районыбыз авылларында пенсия яшендәге кешеләр 20 ел эчендә 4953 тән 4668 гә калган. Монда уйларга буладыр, яшәрәбез дип, ашыкмый торыйк әле. Процентлап чагыштырсак электә, хәзердә пенсионерлар барлык халык санының 34-35 процентын тәшкил итә. Бу табигый хәл....

Алдымдагы исемлеккә карадым да уйга калдым. Бу биттә кызыклы да, кызганыч та саннар тупланган. Районыбыз авылларында пенсия яшендәге кешеләр 20 ел эчендә 4953 тән 4668 гә калган. Монда уйларга буладыр, яшәрәбез дип, ашыкмый торыйк әле. Процентлап чагыштырсак электә, хәзердә пенсионерлар барлык халык санының 34-35 процентын тәшкил итә. Бу табигый хәл.
Ә менә Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләрнең 1993 елда 445 е исән булсалар, бүгенге көндә бу бахырларның 19ы гына калган. Ел саен 20 кеше арабыздан китеп бара икән бит. Бу юлларны язуы ничек авыр булса да, чынбарлыктан качып булмый.
"Әтнә таңы"ның 32 нче санында Фәридә Филатованың язып чыккан "Ике авыл җирлегендә сугыш ветераннары юк" дигән язмасын кабат укыйм да, тагын бер кат уйга калам. Әйе, кимибез, безгә тыныч, бәхетле тормыш яулап алган тарих кире кайтмаслык булып китә. Ә без аларның тормышы турында беләбезме соң? Мәктәпләрдә җыелган материаллар күп, ләкин алар тәртипкә китереп яшь буынга өйрәнергә, үрнәк алырга яраклы итеп эшкәртелгәнме? Һич югы бала ул истәлекләрне, язмаларны укып, минем бабам батыр булган, дип горурлана алырмы?
Белмим, быел укытучыларның август киңәшмәсендә Күәм мәктәбе укытучысы Садриев Равил белән минем чыгыштан соң берәр укытучы, я укучы анда сөйләгән "Растим патриотов России" конкурсы турында кызыксынган булса, балалар арасында патриотик тәрбия бара икән дип әйтеп булыр иде. Бер уянырбызмы икән без, ләкин соң булмасмы? Ул калган 19 кеше бер еллык кына бит,әстәгафирулла!
Уйланыйк әле, дуслар, соңга калмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев