Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уйлап таба беләләр Әтнәнең Бәрәскәсендә

Чишмәләрне төзекләндергәнгә ияләнгән инде без. Карап сокланабыз да:"Рәхмәт бу эшне башкаручыларга", дибез. Ә менә Бәрәскәдә яңарак кына төзекләндерелгән кое каршында озак сокланып тордым. Чишмәдер дип туктаган идем, кул белән әйләндереп чыгара торган кое булып чыкты. Коеларны да шулай матурлап "киендереп" була икән. "Исеме ничек соң бу коеның?" дип сорыйм узып...

Чишмәләрне төзекләндергәнгә ияләнгән инде без. Карап сокланабыз да:"Рәхмәт бу эшне башкаручыларга", дибез.

Ә менә Бәрәскәдә яңарак кына төзекләндерелгән кое каршында озак сокланып тордым. Чишмәдер дип туктаган идем, кул белән әйләндереп чыгара торган кое булып чыкты. Коеларны да шулай матурлап "киендереп" була икән.

"Исеме ничек соң бу коеның?" дип сорыйм узып баручыдан. "Исеме дә юк бугай аның, бездә аларны рәттән төзекләндерәләр бит, исеменә, мөхеренә карап тормыйлар...", - дип җавап биргәч рәхәт булып китте.

Анысы шулай, юктан бар ясый беләләр бу җирлектә. Хуҗалык рәисе Илгиз Вилдан улы Хәйруллин да, авыл җирлеге рәисе Аида Фатыхова да уйлап таба торганнардан. Халык өчен эшләүләре сөендерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев