Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уйлар

Чиертмә әле күңелем кылларын, Өзелеп китәр кебек тоела. Гомеремнең көзе җитте ахры, Яфраклары инде коела.

 

Сөртмә әле күңелем көзгесен,

Хәтирәләр анда яңара.

Яшьлек сизелми дә узган инде,

Картлык килеп җиткән бичара.

 

Актарынма әле үткәннәрдә,

Үкенүсез үтми гомерләр.

Яшим әле тыныч картлыгымда,

Унсигездә һаман күңелләр.

 

Сискәндермә мине арттан килеп,

Шикләнерлек гамәл кылмадым.

Күкри-күкри яшьнәп яшим әле,

Яшим әле, яшәп туймадым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев