Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уйларым бер гомерлек

Балачакның күңелгә уелган мизгелләре бик еш хәтердә яңаралар. Күбесе әбием, алар яшәгән йорт белән бәйле. Ләйсән ТИМЕРОВА. Бабамның беренче хатыны вафат булган. Биш бала өстенә бабам яшь хатын алган. Үги әни булуы бик җиңел булмагандыр. Әнием унҗиде яшендә килен булып төшкәч, син дә килгән, мин дә килгән, дип, бар эшкә...

Балачакның күңелгә уелган мизгелләре бик еш хәтердә яңаралар. Күбесе әбием, алар яшәгән йорт белән бәйле.

Ләйсән ТИМЕРОВА.

Бабамның беренче хатыны вафат булган. Биш бала өстенә бабам яшь хатын алган. Үги әни булуы бик җиңел булмагандыр. Әнием унҗиде яшендә килен булып төшкәч, син дә килгән, мин дә килгән, дип, бар эшкә дә җайлап өйрәтә әбием аны. Токмач та баса белми идем бит, дип искә ала әнием. Без үзебезне белә башлаганнан бирле әти дә, әни дә гел эштә иде. Декрет яллары да булмаган ул вакытта. Без биш бала да күбесенчә әбиемнәрдә үстек. Ул яктан да олы ярдәмче булган ул әниемә. Бик якын, кадерле кеше иде әбием минем өчен. Тормышымдагы башкаларга әйтми яшереп калдыра торган серләрне дә аның белән уртаклаша идем. Һәрвакытта мине аңлаячагын һәм минем яклы булачагын белә идем. Хәзер дә аның белән сөйләшер, киңәшләшер сүзләрем күп. Тик әбием генә бу якты дөньяда юк инде.

Еллар аша, үзем кичкән авырлыклар аша, туплаган тәҗрибә аша әбием хакында уйланам. Ни өчен шулкадәр күңелгә якын икән соң ул? Балаларым өчен шундый якын кеше була алырмынмы? Әбиемнең холык-фигылен, үз-үзен тотышын, сөйләшү рәвешләрен хәтердә яңартам. Юкса, авырлыгын да, нахакка рәнҗетелүләрне дә күп күргән. Гайбәтләрне дә күп ишеткән. Эшкә дә талымлап тормаган. Кадерле хатын булып кына яшәде дип тә әйтә алмыйм. Әни булу бәхете дә язмаган аңа. Үги ана буларак, авыр сүзләр дә күп ишетергә туры килгән. Безне дә, яратам, дип, алдына утыртып сөймәде, тел белән дә әйтмәде. Ләкин аның безгә булган ихлас яратуын еллар үткән саен ныграк тоям. Бүген дә йөрәгемне җылытып тора. Үзенә берни таләп итми яраткан ул безне. Без дә, әби, әби, дип, итәгенә сарыла идек. Урамга гына чыгабыз, дип, әбиләргә качып китә идек. Әниләр алмага килсә, качып калабыз. Минем әбиләрдә торган чорым башка туганнарга караганда озаккарак сузылды. Бабам вафатыннан соң, һәр көн йокларга бара идем. Ара ерак түгел, мәктәпкә дә шуннан китәм. Әби белән гел икәү яшәдек. Шул чорлар безне тагын да якынайтты. Бер авыр сүз әйткәнен хәтерләмим. Башкалар турында да начар сөйләгәне булмады. Күрше-күлән дә кереп, иркенләп бер сөйләшеп утырып чыга иде. Беркайчан берсенекен берсенә җиткермәде. Аш-су остасы буларак, туйларга әзерләшергә чакыралар иде үзен. Һәрвакыт мөлаем, чиста-пөхтә, ак яулыктан, ефәк оектан, кара лакированный чүәктән йөри торган иде. Аңа карап, һич кенә дә чорының иң авыр йөген үз җилкәсендә күтәргән димәссең. Ятимә буларак, колхозның иң авыр эшләренә кушканнар үзен. Агач кисәргә дә җибәргәннәр. Башына агач төшеп чак кына үлемнән калган. Һәр җиргә итәгенә тагылып йөргәч, бар эшне җиренә җиткереп эшләгәнен күрә идек. Чалгыны да аның кебек тотып, кизәнеп чабасыбыз килә иде. Кичергәннәрен, кызыклы хәлләрне яратып, тәмләп сөйли торган иде.

Сорауларыма: -Тормыш үзе өйрәтә ул, кызым,- дип җавап бирә, ә үзе белгәннәрен җай гына, сиздерми генә безгә төшендереп калдырган. Икеләнгән, уйланырдай вакытларда һәрвакыт берәр җөмләсе искә килеп төшә аның. Дөньяның бар авырлыгын үз җилкәсендә татып чыныкканга, артык сүз сөйләми генә безне чынбарлык белән яшәргә, четерекле мәсьәләләрдә югалып калмаска, иң элек үзеңә ышанырга өйрәткән. Кирәк икән-безнең өчен җир читенә дә барырга, янган утка керергә дә әзер иде. Һәм шулай эшләде дә. Кунакка, билгеле. Чөнки без аңа берничек тә авырлык китермәскә тырыша идек. Шулай булса да, бишебезне дә карап үстерүе җиңел булмаган үзенә. Хәзер ныграк аңлыйбыз. Шулай бервакыт әбием җилләтергә куйган киезне кага иде. Йөгереп, таяк астына килеп кердем. Ирен өстенә менеп кунаклады таяк, шешеп тә чыкты: -Һай, балам, әниеңә ничекләр җавап бирермен, - диде ул йөрәк авазы белән... Хатирәләр, хатирәләр... Алар әбиемнең күңелдәге образын тулыландыра. Вафатына биш елга якын вакыт үтсә дә, төсмерләре һич тоныкланмый. Тавышы да колак төбендә яңгырагандай. Картайгач, төннәр озын, һәркайсыгызны аерым-аерым уйлап ятам дигән кебек. Үстек тә, төрлебез төрле якка таралыштык шул. Безне уйлап күңелдә йөрткән сорауларына очрашкач җавап таба иде. Янына сагынып, ашкынып кайта идек. Хәл сорашуының да үзенә бер хикмәтле яклары булган. Анысын без соңрак әниебез сөйләгәч кенә белдек. Икесе очрашкач, иң әүвәл сөйләшә торган темалары без бит инде. Гадәттә без аларның һәр соравына да, әйбәт, дип җавап бирәбез - күрәсен күргәннәр, борчылып яшәмәсеннәр янәсе. Ерактарак яшәгәч, сирәк кайтыла. Елга бер яисә ике тапкыр. Читтә булгач, барысын да белеп тә бетермиләр. Тик әбием генә түгел. Төс-кыяфәтне, сөйләшү рәвешен, үз-үзеңне тотышыңны очлы күзеннән үткәрә ул. Әниемә сөйли икән: -Тормышлары да, үзләре дә әйбәт кебек. Шулай да оныктан сорадым, әниең еламыймы, дип. Начар торсалар, әнисе елар иде, кызы бер күрмәсә бер күрер иде дим... Дөнья мәшәкатьләрен әбием белән сөйләшеп киңәшләшкән вакытларда да әйтер сүзен таба, тынычландыра белә иде: -И-и, кызым, берәүнең дә казаны буш түгел. Койма биек, койма. Йорттагысы тышка гына чыкмый... Иркенләп сөйләшеп утыргач, аның пешергән камыр ашлары, без алып кайткан күчтәнәчләр белән чәй эчәбез. Күчтәнәчләрнең бер өлешен аерып алып куя. Анысы күрше-күлән белән чәй эчәргә. Саубуллашканда капка төбенә кадәр озата чыгып: -Сезне тагын исән килеш күрдем, үлә-нитә калсам, барыгызга да риза-бәхил,- дип, безгә исәнлек тели. -Әби, нәрсә сөйлисең син булмаганны, - дибез, чөнки безнең өчен андый хәл бервакытта да булмастай кебек тоела иде... Әбиемдә табиблар яман шеш таптылар. Яшисе гомеремне яшәдем инде дип, операциягә ризалашмады. Аның яшәү рәвеше безгә болай да үрнәк иде. Ә инде шул вакыйгадан соң үз-үзен тотышы, биш еллап яшәп, бер ай чамасы урын өстендә ятып, соңгы сулышларын алганда да газапларын сиздермәве безгә бу якты дөньядан кешечә китә белүнең дә олы бер сәнгать икәнлеген төшендерде. Гадәттә, кешенең күңелен күтәрерлек сүзләр әйтергә көче җитмәүчеләр ярага тоз сибәргә оста булалар. Шулай бервакыт безне озатканда, менә кайталар, хәл беләләр, ташламыйлар бит әле, дип әйтеп куйды ул.

Нигә шулкадәр алар өчен өзгәләнәсең, бабалары үлгәч, ташлаячаклар бит инде сине, дип, үзәгенә үткән булганнар икән. Яман шеш белән авыручы үзе кебек үк диагнозга ия булган кешеләрнең язмышы белән кызыксынып тора. Әбием дә шактый мәгълүматлы иде. Урын өстендә озак ятмасам гына ярар иде, дип теләде. Үз балаларым булмагач, караучы булырмы икән, дип тә борчылды. И-и, Гөлчирә, хәзер кеше үз әти-әнисен дә карамый, балалары булып та ташландык хәлдә яшәүчеләр бар, дип, "тынычландыручылар" йогынтысы иде монысы. Бу сүзләре өчен әбиебезне чын күңелдән ачулана идек. -Һәркайсыгызның үз тормышы, үз мәшәкате. Берегезне дә борчып торасым килми, - ди безгә. - Җәяү барып керә торган урын түгел. Гомеренең соңгы көннәре якынлашканда һәркайсыбыз белән аерым-аерым сөйләшеп, алдагы тормышыбызга киңәшләрен биреп чыкты. Энем ул вакытта өйләнмәгән иде әле. Аны йөргән кызы белән чакырды. "Минем улым бик акыллы, бер-берегезнең кадерен белегез. Бергә булыгыз, тигез яшәгез,"- дип, хәер-фатихасын бирде. Әҗәле якынлашкан көннәрдә һәммәбез янына җыелдык. Ерактарак булгач, соңрак кайттым. Ул көнне мине кочаклап йоклады. Сызланган күңеленә шул рәвешле көч, шифа алды, күрәсең. Әбиемнең сөяккә калган куллары минем өчен иң йомшак куллар иде. Үземә дә көч алдым. Тиздән әбиемне мәңгелеккә югалтачагымны белүемнән, хәлен җиңеләйтү өчен берни эшли алмау чарасызлыгыннан күңел сызланып еласа да, тыштан үземне кулда тотарлык көч кирәк иде миңа да. Икенче көнгә әбиемнең җаны уйный башлады - өч көнгә сузылды ул. Әбием хәл эчендә. -Әби, укол кадыйкмы? - дибез. -Юк, - ди, берникадәр вакыт түзә. Аннан: -Када, - дип эндәшә. Көчен саклап, берәр сүз әйтеп кенә сөйләшә. Берара:"Су,"- дип сорый. Төнгелеккә апам белән икәү калабыз. Бөтен куркуыбыз - үлгәнен күрмичә, сизмичә калмасак ярар иде дигән уй. Чөнки бу хәлнең ничек булганын ул да, мин дә белмибез. Аннан соң авызына су салып калырга да өлгерергә кирәк.

Безгә тәннән җан аерылуның ни рәвешле булганын бәйнә-бәйнә сөйләп аңлатып куйдылар. Хәзер бар куркуыбыз - йоклап калмасак ярар иде. Чиратлап йоклыйбыз. Берзаман апам уята: -Ләйсән, тор. Йоклап киткәнмен, төшемдә әби үлә дип, дога эзләп йөрим икән, - ди. Икебезнең дә йокы качты. Апам дога укый. Мин әби янында. Әбиемнең күзләре түшәмгә караган. Хәлне аңладым. Авызына су салам. Үзем елыйм. Җитми кала күрмәсен дип, һаман су салам да су салам. Өлкәннәрнең сөйләгәненә карап бусы шул булырга тиеш, бусы бу булырга тиеш, дип гоманлыйм. Бик куркыныч итеп сөйләгәннәр иде. Бик тыныч, сабыр гына мәңгелеккә күчте әбием. Җан өй эчендә почмакта тора дигәнне ишеткәнем бар иде, күзләрен йомдыргач, өйнең почмакларына карыйм - кайсысыннан карап тора икән әбиемнең җаны...

Ноябрьнең 11е, иртәнге 5 . Төн саклап, иртәгесен җирләдек. Кар юк, пычрак вакыт иде. Ул көнне җирне катырып, кар яуды да соңыннан кабат җебетте. Хатын-кызлар зиратка бармады. Бездә шулай. Кайткач, энем: -Әбине күмгәч, могҗиза булган кебек булды, кабер өстенә туры килгән агачлардан яңгыр яуды, - дип сөйләде. Кадерле булып яшәде, кадерле булып китте, күңелдә һаман да... Үкенерлек әйберләр калмады.

Шулай да әбиемне берәр санаторийда ял иттерәсе килгән иде. Аңа гел яхшылыклар гына эшлисе килеп тора иде. Аз гына ярдәмне дә олы итеп кабул итә иде. Тормышыбызда берәр вакыйга буласы булса да төшләргә керә. Аның - безне, безнең аны ихлас яратуыбыз үлем белән дә чикләнмәде. Күңелдә яши. Һәр адымыбызда янәшә бара. Күңел түремдә яшәүче әлеге хатирәләр фәкать үзем өчен генә иде. Башкалар белән уртаклашырга да теләмәгән идем. Башта йөрәк ярасы бик тирәндә иде. Аннан шул яраны кабат кузгатырга көч җитмәде. Соңгы арада өлкәннәр, аларга бәйле темаларга ешрак язуым, төрле язмышка дучар булганнар белән очрашу, аларның күңел кичерешләрен үз йөрәгем аша үткәрү теләсәм-теләмәсәм дә күңел хатирәләремне актарып ташлады. Бер җылы сүзгә, якты карашка тилмереп, китек күңел белән яшәүчеләре бар бит арада. Ачыктан-ачык зарлансалар, таләп итсәләр дә алай ук булмас иде. Күңелләре тулы моң-зар булып та дәшмәүләре, шул хакта биргән сорауларны җавапсыз калдырулары, моңсуланып киткән күз карашлары, тын гына тамактагы төерне йотып куюлары үтерә дә сала инде. Эндәшмиләр, зарланмыйлар, күңелләре генә ката. Һәркайсыбыз дөнья көтә, мөстәкыйль булырга тырыша, башкаларга бәйле булмаска тели. Шул омтылышларыбыз безне бер-беребездән читләштерә, ерагайта да инде. Телибезме, теләмибезме-әти-әни һәм бала, әби-бабай һәм онык арасы да ерагая. Һәр ике якның да бер-берсенә мөнәсәбәте хөрмәткә, яратуга корылса гына элемтә өзелми. Вакытында үзең бирмәгән җылылыкны олыгайган көннәрдә, сез миңа тиеш, дип кенә таләп итеп алып булмый. Каткан җир-туфракта орлык шытым бирмәгән кебек, каткан күңелгә, каткан бәгырьгә күпме генә җылы сүз әйтсәң дә эреми ул. Җан җылысы юк чөнки. Әлеге юлларны яздым да җиңел булып китте дип, һич кенә дә әйтә алмыйм. Уйланып, күңелемне актарып, тагын да тирәнгәрәк керергә мәҗбүр булдым. Үземә дә авыр - яшьлегендә дөрләп янып, хөрмәткә лаек булып та картлык көннәрендә ялгыз калучыларга ярдәм итә алмыйм, чарасызмын. Фәкать, мин аларның күңел халәтен аңлый, моң-зарларын тыңлый, борчуларын уртаклаша гына алам...

Уйларым да, уйлануларым да тынгы бирми гомер буена ияреп бара торган. Бер гомер генә дә җитмәс, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев