Әтнә таңы

“ЭШЛӘГӘНЕБЕЗ ҮЗЕБЕЗ ӨЧЕН...”

Кеше эше кешегә хәйран. Олы Мәңгәр авыл җирлегендә булып, яшәешләре белән танышып кайткач, уйга калдым. Кыйналмый гына берәү дә сый алмый шул.

Олы Мәңгәр авыл җирлеге өч авылны: Олы Мәңгәр, Иске Мәңгәр, Бәхтияр авылларын берләштерә. Җирлектә 1153 кеше яши, шуның 627се - хатын-кыз, 526сы - ир-ат; 327се - пенсионер, 164е - колхозчы, 359ы - хезмәткәр, 23е - шабашчы, 10сы - сәбәпсез эшләмәүче, 260ы - балалар. Авыл җирлегендә мәктәп, мәдәният йорты, медпункт, кибетләр, ашханә, мәчетләр... бар. Халык театры эшли. Җирлекнең башлыгы Вәзыйх Вәлиулла улы Хисмәтуллин белән авылларның яшәеше, көнкүреше хакында сөйләшәбез.

- Вазыйфаларыңа яңа гына керешсәң дә, җирлек өчен син яңа кеше түгел. Газета укучыларны үзең белән таныштырып үтик әле.

- Югары белемле, белгечлегем буенча зооин­женер, ветеринария инс­­титутын тәмамлап, "Чул­­пан" колхозында баш зоо­­техник, комсомол сек­ре­­таре, армиядә хезмәт итеп кайткач зоотех­ник, проф­союз рәи­­се ва­зыйфасын башкар­дым. Олы Бәрәзәдә, "Татарстан" колхозы ул вакытта, рәис булып та эшләп алдым. 1996 елдан 2004 елга кадәр Мәңгәр авыл советын җитәкләдем. Аннан Казанга китәргә туры килде. 2011 елның февраленнән кабат авылга кайттым, хуҗалык рәисе урынбасары булдым. Сез әйткәнчә, җирлек өчен мин яңа кеше түгел, аның халкы, проблемалары белән таныш. Кайт­каннан бирле, "Мәңгәр" хуҗалыгы рәисе Айдар Габделбәр улы Шәрипов белән шушы юнәлештә эшлибез. Эшнең башы гына авыр, диләр. Башла­гач, әкренләп булса да төгәлләнә.

- Әнә шул башкарган эшләргә тукталсак, санарлыгы бармы?

- Олы Мәңгәр су буендагы корыган агачларны кисеп, чистарттык. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәп, буа ясадык. 20 кешедән торган ирекле янгын сүндерүчеләр командасын барлап, яңартып: өч авылдан җыйналган, күбрәк техникада эшләүчеләрне, электрик, бригадирларны кертеп, җыелыш уздырдык. Һәркайсы үз вазыйфасын белә, файдаланырга язмасын билгеле, әзерлек комачауламас. Килгәндә күргәнсездер, матур гына кое эшләдек. Кышлаулар казып, бурасын төшерде. Бураны Арча лесхозында эшләттек, өске ягын Кенәр авылы төзүчеләре башкарды. Финанс ягының күп өлешен, кирәк-ярагын үзебезнең хуҗалык күтәрде, спонсор яр­дәме дә тиде. Кечерәк ке­нә итеп эшләтәсе идек, булгач булсын дидек, бәясе бар, чиләк таккан чылбыры гына 5 мең сум тора. Бураның проектын интернеттан алып, икене бер иттек. Бай йортыннан уңъякта "Кәтән" чишмәсе бар безнең, аңа да бураны язлыкта алып кайткан идек, (берьюлы 5 бура эшләттек) бригада туплап, читтән килгәннәр эшләде. Чистартып, күзен ачтылар. Элек су бер урыннан гына чыга иде, хәзер 6 җирдән ага. Улаклары да яңартылды, идәненә плитә җәелде. Халык үзе дә бердәм, Иске Мәңгәр авылындагы "Ак үрдәк" чишмәсе яңадан эшләнде. Ермактан гына ага иде, казып, быел җәй көне будкаларын эшләделәр, ир-егетләр - Рөстәм, Илшат, Илфат, Рафаэль, Дамир, хатыны Гөлнара үзләре барын оештырдылар, без өч "кольцо" белән генә булыштык. 4 бураның өчесен җәй көне басулар янәшәсендәге елга ярларында тибеп чыккан чишмәләр бар, аларны казытып, шунда куярга уйлыйбыз, кырда эшләүче­ләргә, көтүчеләргә су булыр. Калган берсе - запас. Тагын Тарлауда колон­ка суы юк иде, эшләдек.

- Сусыз тилмерүчеләр юк алайса...

Реклама

- Су бар, тик бар да ал да гөл генә түгел, эшлисе эшләр дә күп. Күпчелек кешенең өенә су кергән, үзләре казыттылар. Татарстан, Пролетар урамындагы су каты, 2 зур чишмә бар, "Фәнис" коесы яңа, Югары очтагы "Гаяз" коесын эшләтәсе бар, бер кое аста, "Тарлау" кое­сын тирәнәйтәсе бар, юл кырыенда "Челән" чиш­мәсен дә, "Рөстәм" коесын да яңартасы бар, Бәхтиярда 2 коедан файдаланалар, бер урамга магистраль линияләр сузасы бар, бу хакта беләбез, әкренләп эшләрбез.

- Урамнарның төзеклеге һәм кардан чистартуга килсәк...

- Юллар төзеклеге хәзер асфальт белән билгеләнә инде. Олы Мәңгәрнең байтак урамы Ленин, Пролетар, Татарстан урамы, гаражга, фермага бара торган юлы, иске Мәңгәрнең башлангыч мәктәп, клуб, мәчеткә кадәр бара торган юлы асфальтланган. Төзәтәсе дә бар. Ә кардан чистартуга килсәк, ике трактор: ДТ - Олы Мәңгәр авылы урамнарын һәм чүплеккә төшә торган юлны, ә ХТЗ Бәхтияр белән Иске Мәңгәр авылы урамнарын кардан чистартып тора.

- Җирлектәге авыллар яңара, берәр сере бармы әллә?

- Бар дисәк тә була, Айдар Габделбәр улы белән бергәләп, эшләячәк хезмәт хакы хисабына ягъни эшләп түләү шарты белән мохтаҗ гаиләләргә төзелешкә акча бирелде. Газга әҗәтләре булган гаиләгә дә шулай булыштык. Бер гаиләнең йорты түбә астына кертелде, икенчесе коймасын корды. Авыл да яңара, төзүчегә дә файда. Элекке балалар бакчасын ремонтлап, ачу уе да бар, монысы тар, ә балалар саны байтак.

- Җирлектә тагын нинди яңалыклар бар? Планнар нинди?

- Олы Мәңгәргә укыган мулла кайтарттык, фатир өчен дә, хезмәт хакын да хуҗалык түли. Рафаэль хәзрәт бүгенге көндә мәктәптә 60 балага дин сабагы өйрәтә, аеруча кызыксынган 20 бала белән Яңа елдан соң мәчеттә шөгыльләнә башлый. 10 лап хатын-кызның укырга өйрәнү теләге бар, аларны да укытачак. Олы муллабыз Илфар абый белән килешеп, үзара бүлешеп, халыкка хезмәт күрсәтәләр. Мәчетләребез, алар өчәү, берсе дә йозакта түгел, Аллага шөкер, картлар да, яшьләр дә йөри. Тагын җирлектә хуҗалык хисабына оештырылган баян, бию, көрәш, шахмат секцияләре эшли. Балалар бик теләп шөгыльләнәләр. Бүгенге көндә Яңа елга әзерләнәбез. Узган елгысыннан әйбәт булсын дип тырышабыз... Спонсорлар табып, район җитәкчелеге ярдәме белән бай йортын реставрацияләү уе да бар. Җыйнап әйткәндә, кечкенә генә эш тә зур эшсезлектән яхшырак, диләр. Безнең дә тик торган юк....

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: