Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Узган дүшәмбе Уфада яуган яңгырдан килгән зыян күләмен исәпләгәннәр

Уфада узган дүшәмбедә яуган яңгыр шәһәр хуҗалыгына 46,5 млн сум зыян салган. (Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Уфада узган дүшәмбедә яуган яңгыр шәһәр хуҗалыгына 46,5 млн сум зыян салган, дип җиткергәннәр шәһәр хакимиятендә. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә. Иң күп зыян асфальтобетон япмалы җирләргә килгән - аларны төзекләндерүгә -14,8 млн сум,...

Уфада узган дүшәмбедә яуган яңгыр шәһәр хуҗалыгына 46,5 млн сум зыян салган.

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Уфада узган дүшәмбедә яуган яңгыр шәһәр хуҗалыгына 46,5 млн сум зыян салган, дип җиткергәннәр шәһәр хакимиятендә. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Иң күп зыян асфальтобетон япмалы җирләргә килгән - аларны төзекләндерүгә -14,8 млн сум, трамвай юллары ремонтына - 12 млнлап, тышкы яктырту җайланмаларын һәм светофорларны ремонтлауга - 2,6 млн сумнан артык акча таләп ителәчәк.

Башкорт гидрометеоролия мәгълүматлары буенча, 4 сентябрьдә 15.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр явым-төшем 115 мм, 20.00 сәгатькә кадәр- 122 мм күләмендә булган. Бу сентябрь айлык нормасының 244 процентын, яисә декада нормасыннан 678 процентны тәшкил иткән. Белгечләр әйтүенчә, бу "бик көчле яңгыр" дип бәяләнә һәм ул куркыныч табигать күренеше булып тора.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/11/148061/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев