Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Узган ел 38 бала ата-ана җылысыннан мәхрүм калган

Ата-аналар РФ Гаилә кодексының 77нче маддәсе буенча бала хокукыннан мәхрүм ителгән.

2019 елда Татарстанда опека органнары Россия Федерациясе Гаилә кодексының 77нче маддәсе нигезендә 38 баланы гаиләдән алган. Бу хакта «Татар-информ»МА өчен Андрей Кузьминга биргән интервьюсында ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина сөйләде.

«Узган ел нәтиҗәләре буенча,  ата-аналарның балаларны тәрбияли алмавы, исерткеч эчемлекләр кулланып, азып-тузып йөрүе нәтиҗәсендә, тәрбиядән читтә калган 38ләп бала ата-ана җылысыннан мәхрүм ителде.  Узган чорда, ягъни 2018 елда, алар якынча 60 иде. Һәм бу адым РФ Гаилә кодексының 77нче маддәсенә нигезләнеп эшләнә», - диде Удачина.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә гаиләләрдән балаларны тартып алу тәҗрибәсен анализлау буенча ведомствоара эшче төркем төзелде. Ул квартал саен Татарстанда ата-аналардан балаларны алу белән бәйле хәлләрне күзәтеп тора.

"Һәр районга чыгып, без соңгы өч ел эчендә күпме бала  алуын, аларга  нинди шартлар тудырылуын анализлыйбыз", — дип билгеләп үтте эксперт.

Элегрәк Россиядә балигъ булмаганнар эшләре һәм социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәләренең,  үз вәкаләтләреннән файдаланып, балаларны әти-әниләреннән яшәү өчен шартлар булганда да алу очраклары күзәтелгән иде.

«2014 елда бу мәсьәлә белән шөгыльләнә башлагач, тиешле органнар балаларны алу турында Карар кабул иткәндә, вәкаләтләрнең артуын да күрдек. Соңгы ике ел дәвамында без сайлап алу турындагы актларның опека органнарыннан тыш, кем тарафыннан кабул ителүен күрмибез. Бу практика белән без бөтен республиканы әйләнеп чыктык», — дип өстәде ул.

Гүзәл Удачина белән әңгәмәне сайтта укыгыз sntat.ru видеоверсияне «Татар-информ» МА каналында YouTube да күрергә мөмкин булачак. «Галстуксыз Андрей Кузьмин белән әңгәмә» программасында әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 да һәм якшәмбе көнне 13.30 да карый алачак.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/society/18-01-2020/v-2019-godu-v-tatarstane-organy-opeki-iz-yali-iz-semey-38-detey-5716927

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев