Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Узган ел өчен бүген җавап тота

Узган көздә Биектауда бер хатынны үгез сөзеп үтергән иде. Үгез бу хатынның бакчасына кергән һәм ул хайванны куып чыгармакчы булган. Тик хайван пенсионер хатынга ташланган һәм аны таптап имгәткән. Ике атна буена табиблар хатынның гомерен саклап калырга тырышса да, ул вафат булган. Фаҗига китереп чыгарган үгезнең 53 яшьлек хуҗасы исә...

Узган көздә Биектауда бер хатынны үгез сөзеп үтергән иде.

Үгез бу хатынның бакчасына кергән һәм ул хайванны куып чыгармакчы булган. Тик хайван пенсионер хатынга ташланган һәм аны таптап имгәткән.

Ике атна буена табиблар хатынның гомерен саклап калырга тырышса да, ул вафат булган. Фаҗига китереп чыгарган үгезнең 53 яшьлек хуҗасы исә үз гаебен танымый.

Суд хуҗаның хайваннарны асрау кагыйдәләрен үтәмәгән икәнен исбатлады. Үгез хуҗасын ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев