Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Узган елда Татарстанда торак программаларында катнашучылар өчен 10,6 мең фатир төзелгән

Татарстан Дәүләт торак фонды 588 мең квадрат метр мәйданда торак төзегән. (Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2017 ел азагына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан 588,2 мең квадрат метр мәйданда 10,6 мең фатир төзелгән. Шул исәптән, Казан буенча гомуми мәйданы 236,3 мең квадрат метр...

Татарстан Дәүләт торак фонды 588 мең квадрат метр мәйданда торак төзегән.

(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2017 ел азагына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан 588,2 мең квадрат метр мәйданда 10,6 мең фатир төзелгән. Шул исәптән, Казан буенча гомуми мәйданы 236,3 мең квадрат метр булган 4 меңнән артык фатир. Бу хакта бүген фондның узган 2017 елгы эшчәнлегенә багышланган матбугат очрашуында билгеле булды.

Инвестиция программасы нигезендә, 2017 елда финанслау 16 млрд сумга якын булган. 8 млрд сумга якыны - Татарстан предприятиеләреннән кергән акча.

Фондның башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин 2017 елда фондның куелган бурычларны хәл итүгә ирешкәнен билгеләп узды. План буенча 526 мең квадрат метр торак төзү ниятләнгән, нәтиҗәдә, 588 мең кв. м торак сафка бастырылган. Республикада торак программаларында катнашучылар яңа уңайлы йортларда 9,5 меңнән артык фатир хуҗасы булуга ирешкән, шул исәптән социаль ипотека программасы буенча - 5,2 мең фатир, авария хәлендәге торактан күченүчеләргә - 3,3 мең фатир һәм башкалар.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/16/156130/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев