Узган тәүлектә коронавируның 28 яңа очрагы ачыкланган
Әтнә районында коронавирус инфекциясе йоктыру очрагы теркәлмәгән.
Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 28 яңа очрагы ачыкланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 28 очрагы теркәлде. Шул рәвешле, республикада бүгенге көндә әлеге инфекцияне йоктыручылар 7284 кешегә җитте», - дип хәбәр итте спикер.
Баш санитар табиб сүзләренчә, узган тәүлектә коронавируска 5764 ПЦР-тест үткәрелгән. Авыру йоктыручылар белән аралашкан 717 кеше табиблар күзәтүендә кала.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирустан тугыз кеше терелүен әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев