ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ БӘЙГЕ
Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, районда 370 инвалид яши, шуларның 60ы балалар. Алар арасында дөньяга чыгып йөри алмаучылары да бар. Инвалидларның үзләрен кеше арасында тигез тоюларына ирешү максатыннан, районның ветераннар советы, социаль хезмәт күрсәтү үзәге, мәгариф, мәдәният бүлекләре, үзәк музей дирекциясе, "Әтнә таңы" газеты редакциясе, җирле хакимият бәйге-күргәзмә игълан итә. Инвалид...
Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, районда 370 инвалид яши, шуларның 60ы балалар. Алар арасында дөньяга чыгып йөри алмаучылары да бар. Инвалидларның үзләрен кеше арасында тигез тоюларына ирешү максатыннан, районның ветераннар советы, социаль хезмәт күрсәтү үзәге, мәгариф, мәдәният бүлекләре, үзәк музей дирекциясе, "Әтнә таңы" газеты редакциясе, җирле хакимият бәйге-күргәзмә игълан итә.
Инвалид кешеләрнең күбесе өйдә кул кушырып кына утырмый, озын көннәрне, йокысыз төннәрне, сызланган урыннарны, борчыган уйларны аз гына да булса басу, тынычлану өчен шөгыль табарга тырыша. Шушы бертөрлелектән чыгу, үз ишләре белән очрашып аралашсын өчен уйланылган бу чара. Бәйгегә үз эшләре белән барлык инвалидлар да катнаша ала. Ничекме? Монда халык арасында милли традицияләрне саклау, яңарту, үстерү күз алдында тора, шуңа да, татар милли орнаментында ясалган курчаклар, татар әкиятләрендәге геройлар, экспозицияләр, җәнлек, кош-корт чучелолары, аларны агачтан, балчыктан, башка әйберләрдән ясалган скульптуралары, чигелгән йорт эче бизәнү әйберләре, өс-баш киемнәре, паннолар, агачтан ясалган тормыш кирәк-яраклары, йорт җиһазлары, урам, йорт тирәсен бизәү, матурлау өчен тимер-калайдан, агач-фанерадан ясалган фигуралар...
Экспонатларга таләпләр: миллилелек, зәвыклылык, эчтәлеклелек, төгәлләнгән булу. Арадан иң яхшыларына Республика күргәзмәләрендә катнашу мөмкинлеге булачак. Бәйге тәмамланганнан соң, теләгән кеше үзләренең эшләрен музейга тапшыра ала, анда алардан күргәзмә стенд ясалачак.
Бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр авыллардагы социаль хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләргә, ветераннар советлары рәисләренә, укытучыларга, авыл җирлегенә хәбәр итеп, үзегезнең нинди эш белән катнашуыгызны әйтергә кирәк, эш күләме чикләнмәгән. Бәйгене йомгаклау өлеше июньдә, Бөтендөнья балаларны яклау көне кысаларында районның үзәк музеенда булырга тиеш. Монда җиңүчеләр, җиңелүчеләр булмаячак, барлык конкурсантларны дипломнар, истәлек сувенирлар көтә, шулай ук концерт программалары, төрле уеннар оештыру каралган. Сорауларыгыз булса 2-18-20 телефонына шалтырата аласыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 гыйнвар 2021 - 11:30Венгрия «Спутник V» препаратын коронавирус инфекциясенә каршы куллануны хуплады Препарат тизләтелгән процедура буенча теркәлде.2100
-
22 гыйнвар 2021 - 10:25Татарстан укучылары финанс грамоталылыгын онлайн-дәресләрдә өйрәнә алачак 2021 елның 21 гыйнварында мәктәп һәм көллият укучылары, шулай ук балалар йортларында һәм мәктәп-интернатларда тәрбияләнүчеләр өчен «финанс грамоталылыгының Онлайн-дәресләре» проектының язгы сессиясен башлап җибәрә.2400
-
22 гыйнвар 2021 - 09:35Ә сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме? "ЮИД" берләшмәсендә "юл билгеләре иленә сәяхәт"дип исемләнгән юл йөрү кагыйдәләре буенча практик дәрес узды.3900
-
22 гыйнвар 2021 - 07:50Казан дәүләт медицина университетында «Ак халатлы фәрештәләр - Ангелы в белых халатах» медицина фестивале узачак Казан дәүләт медицина университетында студентлар һәм абитуриентлар өчен тугызынчы ел рәттән “Ак халатлы фәрештәләр” дип исемләнгән медицина фестивале үтәчәк.5700
-
21 гыйнвар 2021 - 20:25Сигез кешене үтерүдә гаепләнүче Рамил Шәмсетдиновка хөкем карары чыгардылар Армиядәге җинаяте өчен солдат 24 ел һәм алты айга каты режимлы колониягә озатыла.13800
-
21 гыйнвар 2021 - 19:10Коронавирусны «юк итәргә» сәләтле эчемлек билгеле Эффекты берничә сәгать булса, әлеге чәйне авызны чайкату өчен яисә Covid-19ның йогышлылыгын киметүче эчемлек итеп кулланып булачак.15501
-
21 гыйнвар 2021 - 18:10Йөзем иммунитетны күтәрә Виноградның барлык файдалы сыйфатлары кипкән җимештә дә саклана.6800
-
21 гыйнвар 2021 - 17:10Бердәм дәүләт имтиханында катнашу өчен гаризалар кабул итү 1 февральдә тәмамлана Унберенче сыйныф укучылары гаризаны үзләре укый торган белем бирү оешмаларына бирә.5700
-
21 гыйнвар 2021 - 16:20Күрше районда коточкыч авария Бүген Саба районы Иске Икшермә – Килдебәк юлының 11+500нче километрында коточкыч юл-транспорт фаҗигасе булды.27600
-
21 гыйнвар 2021 - 15:15Номерларын чистамы? Карап йөр... Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.9600
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.29500
-
21 гыйнвар 2021 - 14:1021 гыйнварга көндәлек йолдызнамә Бүген йолдызлар нәрсә киңәш итә икән9300
-
21 гыйнвар 2021 - 13:05Соңгы тәүлектә 85 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган 30 кеше хастаханәгә озатылган, 55 кеше өендә дәвалана.8900
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.21200
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.32400
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
19 гыйнвар 2021 - 12:00Әтнәдә Covid-19 инфекциясенә каршы вакцина кадату башландыТеләгән һәр кеше Әтнә шифаханәсендә яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадата ала.35300
-
19 гыйнвар 2021 - 12:00Әтнәдә Covid-19 инфекциясенә каршы вакцина кадату башланды Теләгән һәр кеше Әтнә шифаханәсендә яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадата ала.35300
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.29500
-
21 гыйнвар 2021 - 16:20Күрше районда коточкыч авария Бүген Саба районы Иске Икшермә – Килдебәк юлының 11+500нче километрында коточкыч юл-транспорт фаҗигасе булды.27600
-
20 гыйнвар 2021 - 15:11Күз тимәсен үзенә Олы Әтнәдә яшәүче Мәсхүдә Хәкимовага 90 яшь тулды.25500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика