Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вак алмам (Җимешемә)

Тәрәз аша карыйм тышка, Юлга төшә хәзер күзләрем. Шул юлларда калды инде Син яшәрткән кайнар хисләрем. Телгәләнә, ярсый йөрәк, Алма күзләреңне син аннан, Бер көн үтәр, икенчесе җитәр, Килеп җитәр бәгърең «Вак алмам». «Бармыйм инде», - диеп әйтеп карыйм, Өзгәләнә йөрәк яңадан. Йөрәк типкән саен юлга карыйм, Син килерсең төсле...

 

Тәрәз аша карыйм тышка,

Юлга төшә хәзер күзләрем.

Шул юлларда калды инде

Син яшәрткән кайнар хисләрем.

Телгәләнә, ярсый йөрәк,

Алма күзләреңне син аннан,

Бер көн үтәр, икенчесе җитәр,

Килеп җитәр бәгърең "Вак алмам".

"Бармыйм инде", - диеп әйтеп карыйм,

Өзгәләнә йөрәк яңадан.

Йөрәк типкән саен юлга карыйм,

Син килерсең төсле шул юлдан.

Кабат карыйм юлга -

Юк бит минем башкам...

Син күренсәң йөгереп чыгам,

Каршы алам "Вак алмам".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев