Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вакытында түләмәсәң – икеләтә түләрсең

ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төзелгән беркетмә нигезендә билгеләнгән штрафны вакытында түләмәү юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы өчен җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу турыда Татарстан республикасы Эчке эшләр бүлеге дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә. Административ хокук бозулар турындагы закон нигезендә, административ җаваплылыкка тартылучы тарафыннан, штраф, әлеге штраф турындагы постановление үз көченә кергәннән соң, алтмыш...

ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төзелгән беркетмә нигезендә билгеләнгән штрафны вакытында түләмәү юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы өчен җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу турыда Татарстан республикасы Эчке эшләр бүлеге дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Административ хокук бозулар турындагы закон нигезендә, административ җаваплылыкка тартылучы тарафыннан, штраф, әлеге штраф турындагы постановление үз көченә кергәннән соң, алтмыш көннән дә соңга калмый түләнергә тиеш. Штраф билгеләнгән срокта түләнмәгән очракта,эш суд приставларына тапшырыла. Бу уңайдан, Әтнә районы буенча өлкән суд приставы Марсель Нурмиев түбәдәгеләрне әйтеп узды:

  • Ел башыннан суд приставлары хезмәтенә 714 ЮХИДИ материалы кергән. Әлеге материалларга карата гомуми штраф күләме 747 мең сумны тәшкил итә. 617 материал каралып, 481 мең сум акча штраф рәвешендә җыелып алынды. Шул ук вакытта, исерек килеш руль артына утыручылар буенча 17 эш керде. 30 мең штрафка тартылучыларның күбесе штрафларын вакытында түләгәннәр. Ә ике кешенең эше Мировой судьяга җибәрелде. Болар вакытында түләмәүчеләр. Суд, закон нигезендә, әлеге эшләр буенча штрафны икеләтә, ягъни алтмыш мең күләмендә итеп түләттерергә, яки 15 тәүлеккә административ тоткарлану яисә 50 сәгатьле эш турында карар кабул итәргә мөмкин. Мировой судья вакытында түләмәүчеләрнең берсенә 30, икенчесенә 20 сәгатьлек мәҗбүри эшкә тарту турында карар чыгарды. Бу түләнергә тиешле 30 мең штрафка өстәп. Шуңа да, әгәр сезгә карата ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан беркетмә төзелгән икән, шул көннән алып алтмыш көн эчендә штрафыгызны түләп кую яхшырак булыр. Вакытны сузган саен, штрафның күләме дә артуы турында онытмасагыз иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев