Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вакытында түләвең хәерле

«Административ штрафны вакытында түләмәүчеләр бар. Бүгенге көндә шуларның исемлеген төзибез», - диде эчке эшләр министрлыгының «Әтнә» полиция бүлеге хезмәткәре Фәнис Нәҗмиев. Тулырак мәгълүмат алу теләгеннән, аңа кабат мөрәҗәгать иттек. Законда административ хокук бозулар өчен административ җәза бирү каралган. Ягъни штраф сугалар, арест салалар һ.б. Штраф сукканнан соңгы гамәлләрне карап үтик...

 

 

"Административ штрафны вакытында түләмәүчеләр бар. Бүгенге көндә шуларның исемлеген төзибез", - диде эчке эшләр министрлыгының "Әтнә" полиция бүлеге хезмәткәре Фәнис Нәҗмиев.

 

Тулырак мәгълүмат алу теләгеннән, аңа кабат мөрәҗәгать иттек.

  • Законда административ хокук бозулар өчен административ җәза бирү каралган. Ягъни штраф сугалар, арест салалар һ.б. Штраф сукканнан соңгы гамәлләрне карап үтик әле, - диде ул.

Әгәр дә штраф суксалар һәм ул карар законлы көченә керсә, 60 көн эчендә тиешле сумманы түләргә кирәк. Вакытында түләмәсәң, административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.29 маддәсе, 2 өлеше буенча җавап тотарга туры киләчәк. Анда күрсәтелгәнчә, бу - штрафны 1 мең сумнан да ким итмичә икеләтә күләмдә түләү яки 15 тәүлеккә кадәр арест салу, яисә, 50 сәгатькәчә мәҗбүри эшләргә җәлеп итү.

  • Ни кызганыч, штрафны вакытында түләмәүчеләр безнең район авылларында да бар. Аңлашыладыр, андыйларны закон нигезендә җаваплылыкка тартабыз, - диде полиция хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев