Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вакыты күчәрме яки юкмы

Халык санын алуның төп этабы 2020 елнын 1-31 октябрендә узар, дип планлаштырылган иде. Илдәге катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, Росстат аны 2021 елга күчерү тәкъдиме белән чыкты.

ГТик әлегә бернинди мәгъ­лүматлар да юк. Сан алу буенча, аңлату эшләре дәвам итә.
– Исәпкә алу кәгазьләрен Россия Федерациясенең Дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль тутырырга яки планшетта барлык сорауларга жавап бирергә мөмкин булачак. Барлык очракларда да Бөтенроссия халык саны алу битләре тулысынча аноним булачак. Исәпкә алу кәгазьләрендә исем-фамилия күрсәтелми.
Барлык халык саны алу мәгълүматла- ры Росстат-ның федераль базасына керәчәк. Андагы мәгълүматлар салым хезмәте, пенсия фонды яки тагын нинди дә булса оешмаларга бирелми.
 Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, илебезнең статистика тарихында бер генә мәгълүматнең дә читкә китү очрагы күзәтелмәде. Респондентлар тутырган исәпкә алу кәгазьләрен халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре билгеле булуга ук юкка чыгаралар, – дип аңлатып үтте районның әйдәп баручы эксперты Гөлназ Гәрәева.

 

Гөлнар Мөхәмәдҗанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев