Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Васильева мәктәпләргә һөнәри ориентацияне кайтарырга вәгъдә итте

Министр Совет чорында хезмәткә өйрәтү һәм һөнәри юнәлеш оештыруның төп формасы булган укыту комбинатларының тәҗрибәсен файдалы дип саный. (Казан, 30 август, "Татар-информ"). Россиянең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева мәктәпләргә һөнәри юнәлешне кайтару турында белдерде, дип хәбәр итә ТАСС. "Без хәзер укучыларыбызның һөнәри юнәлеш мәсьәләсенә бик җитди карыйбыз. Бу бик...

Министр Совет чорында хезмәткә өйрәтү һәм һөнәри юнәлеш оештыруның төп формасы булган укыту комбинатларының тәҗрибәсен файдалы дип саный.

(Казан, 30 август, "Татар-информ"). Россиянең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева мәктәпләргә һөнәри юнәлешне кайтару турында белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

"Без хәзер укучыларыбызның һөнәри юнәлеш мәсьәләсенә бик җитди карыйбыз. Бу бик кирәкле эш. Якын арада бу мәсьәләне чишәчәкбез", - диде министр чәршәмбе көнне Гомумроссия ата-аналар җыелышында.

Васильева Совет чорында хезмәткә өйрәтү һәм һөнәри юнәлеш оештыруның төп формасы булган укыту комбинатларының тәҗрибәсен файдалы дип саный.

Беренче Гомумроссия ата-аналар җыелышы 2014 елда узган. 2017 елда ул "Царицыно" 548 не номерлы мәгариф үзәгендә үткән. Сораулар туплау министрлык сайты һәм социаль челтәрләр аша алып барылган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/30/147367/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев