Әтнә таңы

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан узган чарада Әтнә делегациясе дә катнаша

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бүген Казанда узган тантаналы чарада Әтнә делегациясе дә катнаша. Казандагы Җиңү паркындагы Мәңгелек ут каршына әтнәләр дә чәчәкләр куйдылар. Район башкарма комитеты башлыгы Фәрит Нуриев җитәкчелегендәге делегация составына интернационалист сугышчылар Ленар Кәбиров, Фарил Закиров, Ирек Камалов, "Яшь армиячеләр" нең район бүлеге җитәкчесе Нәкыйп Мәгъсүмов һәм Ләйлә...

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бүген Казанда узган тантаналы чарада Әтнә делегациясе дә катнаша.

Казандагы Җиңү паркындагы Мәңгелек ут каршына әтнәләр дә чәчәкләр куйдылар. Район башкарма комитеты башлыгы Фәрит Нуриев җитәкчелегендәге делегация составына интернационалист сугышчылар Ленар Кәбиров, Фарил Закиров, Ирек Камалов, "Яшь армиячеләр" нең район бүлеге җитәкчесе Нәкыйп Мәгъсүмов һәм Ләйлә Бариева, шулай социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева да бар иде.

Делегатлар иң элек Ватанны саклаучылар хөрмәтенә Мәңгелек ут каршына чәчәкләрдән ясалган венок куйдылар.

Моннан тыш, әтнәләр Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган тантаналы чарада да катнашалар. Тантаналы чара Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында уза.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: