Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Велосипедлы 46 бала машина астына эләккән

Узган 2016 елда Татарстан Республикасы территориясендә булган 620 юл-транспорт вакыйгасына 16 яшькә кадәрге балалар эләккән. Аларның 15енең гомере өзелгән, 649ы имгәнгән, тән җәрәхәтләре алган. 2015 ел белән чагыштырганда, куркыныч күрсәткечләр шактый арткан. ТР Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, бәхетсезлек очракларының 256сына эләккән балалар пассажир сыйфатында булган (11е үлгән,...

Узган 2016 елда Татарстан Республикасы территориясендә булган 620 юл-транспорт вакыйгасына 16 яшькә кадәрге балалар эләккән. Аларның 15енең гомере өзелгән, 649ы имгәнгән, тән җәрәхәтләре алган. 2015 ел белән чагыштырганда, куркыныч күрсәткечләр шактый арткан.

ТР Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, бәхетсезлек очракларының 256сына эләккән балалар пассажир сыйфатында булган (11е үлгән, 280е имгәнгән). Һәлак булган балаларның 4сен Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә каралган таләпләрне үтәми генә алып бара торган булганнар.

ТР ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны утыртып йөрү тәртипләрен бозучыларны ачыклау өстендә актив эшлиләр. Узган ел шундый 33 меңләп очрак ачыкланган. Бу төр ваемсызлык өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.23 нче маддәсенең 3 нче өлеше нигезендә, гаеплегә 3 мең сум штраф салына.

Узган елда җәяүле бала катнашындагы юл-транспорт вакыйгалары да күп теркәлгән - 316 очрак (3 бала һәлак булган, 320 бала имгәнгән). Аяныч хәлләрнең бер өлеше тизлекне арттырып, светофорның кызыл утына игътибар итмичә, җәяүлеләр юлы тирәсендә тизлекне киметмичә җилдерүче машина хуҗалары гаебе белән булган. Шул ук вакытта кечкенә балаларның юлда ялгызы йөрүе, тиеш булмаган урыннарда машина юлын аркылы йөгереп чыгарга тырышу очраклары да күзәтелә.

2016 елда мототранспорт чарасында утырып йөрүче 3 бала бәлагә тарыган, 3се дә имгәнгән. Велосипеды белән машина астына эләккән 46 баланың 1се үлгәг, 45е шулай ук имгәнгән.

Балигъ булмаган яшьтәгеләр арасында юл йөрү кагыйдәләрен бозуларга юл куймау максатында, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре уку йортларында балалар белән дә, ата-аналар һәм педагоглар белән дә очрашулар оештыралар, әңгәмәләр үткәрәләр. Шулай ук тәртип бозучы балаларны ачыклауга да зур игътибар бирелә. Узган ел, мәсәлән, 24 меңгә якын шундый очрак ачыкланып, тәртип бозган балаларга "Стоп - твоя жизнь в опасности!" дигән карточка тутырылган, бу темага аңлату-агарту эшләре алып барсыннар өчен, аларның уку йортларына, гаиләләренә хәбәр җибәрелгән. Тәртип бозу очраклары кабатланганда, яисә яшүсмер тарафыннан Юл йөрү кагыйдәсен тупас бозу күзәтелгәндә (әйтик, правасыз гына транспорт чарасы белән идарә итү), материаллар башта балигъ булмаганнар эше бүлегенә, аннары комиссиягә тапшырыла һәм бала тәрбияләүгә тиешле игътибар бирмәгән ата-ана җавап тотарга тиеш була. 2016 елда 773 әти-әнигә штраф салынган.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе ата-аналарны бу мәсьәләгә бик җитди карарга чакыра. Юллардагы иминлек дигәндә, кечкенә бала да олылардан зур игътибар таләп итә.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Чыганак: www.bugulma-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев