Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Венера Ганиева: Барысы да мәхәббәттән башлана...

Бөтен репертуары бөек Мәхәббәтне данлауга корылган җырчы озак еллар дәвамында Татарстан музыка Олимпының йолдызы булды һәм шулай булып кала да. Киң диапазон остасы, Джузеппе Вердиның иҗатына баш июче, олы йөрәкле ханым, менә дигән хуҗабикә, Мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры - Россия һәм Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт...

Бөтен репертуары бөек Мәхәббәтне данлауга корылган җырчы озак еллар дәвамында Татарстан музыка Олимпының йолдызы булды һәм шулай булып кала да.


Киң диапазон остасы, Джузеппе Вердиның иҗатына баш июче, олы йөрәкле ханым, менә дигән хуҗабикә, Мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры - Россия һәм Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Венера Ганиева әлеге сыйфатларның барысын да үзендә берләштергән.

- Венера ханым, әти-әниегез нинди кешеләр иде?

- Мин еш кына үзебезнең гаилә альбомын карарга яратам. Без Зәйни Солтан урамындагы иске генә йортта яшәдек, гаиләдә өч бала үстек: миннән тыш, тагын ике абыем бар. Әти-әнием җырларга бик тә ярата иде, аларның музыкага сәләте миңа да күчкәндер, күрәсең.

- Сез йолдызнамә буенча кем? Язмышка ышанасызмы?

- Мин - Кучкар. Кайчагында газеталарда чыккан йолдызнамәләргә күз төшергәлим, гомумән алганда, мин бары тик үземә генә ышанам.

- Музыка Олимпына күтәрелүегез ничегрәк башланды?

- Укытучыларымнан бик тә уңдым. Музыка училищесында минем белән - Клавдия Щербинина, ә консерваториядә Валентина Лазько шөгыльләнде. Театрлар үз труппаларын һәрвакыт сәләт чаткысы булган яңа кадрлар белән тулыландыра. 1983 елда консерваторияне тәмамлагач, мин дә шундый кадрларның берсе булдым. Гәрчә 1982 елда ук стажерлар төркемендә Ж.Бизеның «Кармен» операсында Фраскита партиясен башкарган булсам да.

- Сезнең эштә иң кыены нәрсә?

- Иң кыены - яхшы җырлау, һәрвакыт формада һәм даими рәвештә сиңа төбәлгән карашлар «астында» булу.

- Иҗади газаплар сезгә танышмы?

- Мин бик хисле ханым, миндә бөтен нәрсә кайнап тора. Бервакыт Кар кызы партиясен башкарырга туры килде, аның таш күңеллелеге, боздай салкынлыгы минем өчен зур газап иде. Шундый да «салкын» образ тудыру гаять кыен булды. Яз Кар кызын мәхәббәт хисенә төрү белән үк миңа җиңел булып китте, бөтенләй икенче бер дөнья ачылды.

- Тәнкыйтькә ничек карыйсыз?

- Әгәр ул гадел түгел икән - хәтерем кала, изге ният белән тәнкыйтьләсәләр - колак салам.

- Сез бөтен нәрсәдә дә Матурлык күрәсезме?

- Әлбәттә! Мин хезмәттәшемнең матур тавышы, җылы кояшлы көн, табигать алдында башымны иям. Минемчә, матурлыктан башка кеше шәхес буларак формалаша алмас иде.

- Телевидение сезне берничә тапкыр искиткеч хуҗабикә буларак күрсәтте. Сез күбесенчә нинди ризыклар әзерләргә яратасыз?

- Газ плитәсе тирәсендә кайнашырга бик тә яратам. Итле һәм яшелчә ашларына, үзебезнең милли ризыкларга өстенлек бирәм. Бездә кунаклар еш була, аларга мин пешергән ризыклар ошый. Равил Шәрәфиев, Айдар Фәйзрахманов, Салават Фәтхетдинов гаиләләре белән йөрешәбез, туганнар, балачак дуслары белән аралашам. Алар белән аралашу күңелне күтәреп җибәрә.

- Венера Әхәтовна, үз тормышыгызга билгеләмә бирегез әле: ул шахмат партиясеме, боксерлар тукмаша торган рингмы, мина кырымы әллә рулеткада уйнаумы?

- Әгәр мина кырын исән-имин үтә алсам, һичшиксез, рингка аяк басачакмын һәм аннан җиңүче булып чыгарга тырышачакмын (көлә).

- Сез тормыш корабында капитанмы, рулевоймы әллә гади пассажирмы?

- Мин - капитан, лидер булырга, җитәкчелек итәргә яратам. Гади пассажир гына булу миңа күңелсез.

- Ни өчен барлык җырларыгыз да Мәхәббәткә багышланган?

- Мин бит - хатын-кыз.

- Сез үзегезне элитага кертәсезме?

- Тиңнәр арасында беренче булу мактаулы да, күңелле дә.

- Нәрсә укыйсыз?

- Н.Гедда, Ф.Шаляпин, Г.Вишневская мемуарларын бик тә яратам.

- Сезнең гаилә - мәхәббәт утравымы әллә мәңгелек көтү ярымы?

- Ул - идеаль мәхәббәт утравы. Ирем - «Татарстан» радиосында тавыш режиссеры, җыр яздырганда һәрвакыт төпле киңәшләре белән ярдәм итә. Безнең искиткеч музыкаль гаилә тандемы.

- "Intertat.ru" укучыларына ниләр теләр идегез?

- Электрон газетагызның һөнәри дәрәҗәсе һәрвакыт югары булсын, зыялы басма булып калыгыз. Ә укучыларыгызга бәхет һәм мәхәббәт телим.


Марат ШАКИРҖАНОВ, Рәис ГАБДУЛЛА тәрҗемәсе

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/hour.html?search=intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев