Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә күптәннән бар...

"Бердәм Россия" партиясе инициативасы белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, больницада ветераннар өчен яхшы шартлар тудырылган палаталар булдырылачак",- дип сөйләделәр, бу хакта республика матбугатында да язып чыктылар. "Больницада дәваланучы сугыш ветераны үзен ял йортында кебек хис итәргә тиеш. Моның планы әзер, тиздән эш һәм тикшерүләр башлана",- дип тә сөйләделәр. Бу...

"Бердәм Россия" партиясе инициативасы белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, больницада ветераннар өчен яхшы шартлар тудырылган палаталар булдырылачак",- дип сөйләделәр, бу хакта республика матбугатында да язып чыктылар. "Больницада дәваланучы сугыш ветераны үзен ял йортында кебек хис итәргә тиеш. Моның планы әзер, тиздән эш һәм тикшерүләр башлана",- дип тә сөйләделәр. Бу хәбәргә шатланучылар күп булгандыр, ә безнең Әтнә ветераннары: "Мондый палаталар безнең Әтнә хастаханәсендә күптән бар бит инде, туалеты, суыткычы, телевизоры... Безнекеләр өлгеррәк булып чыкканнар, рәхмәт төшкерләре",- дип сөенеп тә куйдылар. Әле күптән түгел генә Күңгәр авылында яшәүче сугышта катнашучы Фәйзи ага Галиев шундый палатада ятып, сәламәтлеген ныгытып та чыккан. - Елына 5-6 ветеран дәваланып чыга. Больницада бөтен уңайлыклары булган ике палата бар, туалеты да үзендә. Телевизоры, суыткычы, микроволновка, телефоны, төнлә яктырткыч утлары...хәтта стенада картинага кадәр куелган. 2012 елда "Ачык мохит" дәүләтнең максатчан программасы белән эшләнде бу палаталар. Инвалидларга, сугыш ветераннарына хезмәт күрсәтәбез - дип ачыклык кертә баш табиб урынбасары Илнур Латыйпов. Ул гына да түгел, 15 Бөек Ватан сугышында катнашучы ветеранның, 8 инвалидның, сугышта вафат булганнарның гаиләләренә, алар -6; 585 тыл хезмәтчәннәренең сәламәтлекләре тикшерелгән."Йөри алмаган ветераннарның өйләренә барып аерым бригада хезмәт күрсәтте, тыл ветераннарын диспансеризация кысаларында тикшердек, килә алмаганнары бүген дә килә, бөтен шартлар тудырылган",- ди алар белән шөгыльләнүче шәфкать туташы Мөршидә Закирова да. Болар телдә генә түгел, фотосурәтләрдән карап үзегез дә ышанырсыз. Ветераннар да канәгать. "Безгә аерым палатага караганда табибларның ихлас кайгыртулары ошый, палатасы булып та, карамасалар начар булыр иде, ә безнекеләр безнең бар икәнне беләләр. Невролог Илдар Камил улы, терапевтлар Ринат Мәхмүт улы, Лилия Равил кызы өйләргә кадәр килеп дәвалыйлар. Рәхмәт. Баш табиб Азат Харис улы Гарипов үзе кызыксына безнең сәламәтлек белән",- дип гаҗәпләндерә әле безнең әби-бабайлар. Хәер алар белән килешми дә булмый. Барын да күрсәтеп, тамга өчен ясап куеп була... Ә безнең табиблар үзебезнекеләр, сугыш күргән буынның оныклары... Берничек тә ясалма була алмый мондый изге гамәл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев