Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вәгъдә үтәлгәч рәхәт

Менә тагын референдумнар үтеп китте. Ике референдум арасы - 9 ай. Февраль аендагысы да әле генә булган кебек иде. Сайлауга мәдәният йортына төштем. Тавыш бирдем. Залда күркәм генә таныш түгел бер ир-ат басып тора. Кызларның яннарына бардым да: "Чулпан, бу кеше кем була?" - дип сорадым. "Бу авылыбызның үзидарә советы...

Менә тагын референдумнар үтеп китте. Ике референдум арасы - 9 ай.
Февраль аендагысы да әле генә булган кебек иде. Сайлауга мәдәният йортына төштем. Тавыш бирдем. Залда күркәм генә таныш түгел бер ир-ат басып тора. Кызларның яннарына бардым да: "Чулпан, бу кеше кем була?" - дип сорадым. "Бу авылыбызның үзидарә советы рәисе Хәмит абый", - дип таныштырдылар. Без, өлкән яшьтәгеләр, дөньяга бик чыкмагач, җитәкчеләрне ишетеп кенә беләбез, күрештек. Мин үземне борчыган сорауларымны бирдем. "Апа, без иң элек Тельман урамын матурлыйбыз..." - диде җитәкче.
Тельман урамы - мәктәп урамы, без яшәгән урам. Әйтер дә онытыр дигән идек, онытмады. Безгә биргән вәгъдәсендә торды, урамыбыздагы тупыл агачларын кистеләр, юлга бөгелеп төшеп, бик куркыныч хәлдә, юлны каплап торалар иде. Булганнарына өстәп, баганаларга тагын лампочкалар куйдылар. Беррәттән Сибгат Хәкимнең шигыренә кергән талларның да бер өлешен кистеләр, җыйнакланып калдылар, аннан да бигрәк машинада йөрүчеләргә юл күренә. Аннан соң безнең "Буяучы" дип исемләнгән чишмәбез бар иде. Әнә шул чишмә дә яңартылды. Барыбыз да эшләүчеләргә рәхмәт укыдык.
Минем Күлле Киме авылында яши башлавыма - 55 ел, юллама белән эшкә килдем, шушында төпләнеп яшәп калдым. Авыл җирлеге рәисләренең дә төрлесен күрергә туры килде, рәхмәт һәркайсы азмы-күпме авылның проблемаларын хәл итәргә тырышты. Шәйхиева Мәрзыя апа эшләгән вакытлар да истә, ул хатын-кыз булса да шулай халыкны кайгыртып, авыл дип яшәде. "Ярар", дип әйтеп, без әйткәнне оныткан җитәкчеләр дә булды. Авыл халкы барын карап, күзәтеп тора, кирәк булса, булыша. Хәзерге җитәкче Хәмит Гәрәевнең эшләү ысулы да күңелгә ятышлы, менә шулай гел халыкның мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләсен иде. Халык рәхмәтен ишетү үзенә дә рәхәттер, безгә дә рәхәт. Һаман да шулай халык­ка игелекле булсын, авыл җирлегенә кергән һәр авылның киләчәген кайгыртсын иде. Ә без аңа саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Халыкка менә шулай кирәк булып, терәк булып яшәсен.
Референдумның монысында да үз тавышымны бирдем, чөнки әйтелгәннәрнең эшләнәчәгенә инде ышаныч артты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев