ВИЧ йөртүчеләр Әтнәдә дә бар
Бүген - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Белгечләр фикеренчә, дөньяда 35,7 миллион кеше ВИЧ йөртә.
Россиядә 2016 елга 1 миллионнан артык кешедә ВИЧ бар дип санала. Аеруча Свердловский, Иркутский өлкәләрендә хәл катлаулы. Татарстанда исә, 7 елда 7 меңгә якын шундый очрак теркәлгән.
Әтнәдә бу яктан тыныч саналса да, ВИЧ безнең районга да үтеп керде. 2002 елдан бүгенге көнгәчә - барысы 14 елда ВИЧның 10 очрагы ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев