Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Виртуаль дөньядан читләштем - "Әтнә таңы"

Җәйге... Кызу... Минеке... Җәйнең иң матур мизгелләренең берсе лагерь була, минемчә. Мин "Алтын Каләм"нән кайттым да, СӘЛӘТкә юл тоттым. Быелны мин икенче тапкыр сәлкеш(СӘЛәтле КЕШе) булдым. Бераз әрсез була бел! Бу язмамда IV халыкара яшьләр уку-укыту СӘЛӘТ БИЛӘР ФОРУМы турында язасым килә. Ә менә Биләрдә мин беренче генә тапкыр стаж...

Җәйге... Кызу... Минеке...
Җәйнең иң матур мизгелләренең берсе лагерь була, минемчә. Мин "Алтын Каләм"нән кайттым да, СӘЛӘТкә юл тоттым. Быелны мин икенче тапкыр сәлкеш(СӘЛәтле КЕШе) булдым.
Бераз әрсез була бел!
Бу язмамда IV халыкара яшьләр уку-укыту СӘЛӘТ БИЛӘР ФОРУМы турында язасым килә. Ә менә Биләрдә мин беренче генә тапкыр стаж алам. Биләр җирлеге һәр ел саен 5000 артык кунакны каршы ала. Күз алдына китерегз 5000 кеше! Ә кая йокларга урыннар? Әлбәттә, без палаткаларда йокладык. Һәрберезнең аерым "йокы капчыгы" бар иде. Бер сәлкеш әйтмешли, берсе борылса, палаткада барысыда борыла. Һәм синең палаткаң гына түгел...
Дөрес, юынырга да кирәк бит әле. Әле ярый юынгычлар бар иде. Салкын су килсә дә, анысына да рәхмәт. Иртән андагы чиратны күрсә-ә-ән, хәйран каласың! Әнә шул чиратта булмас өчен, мин сәгать 6да торып юындым да инде. Башкача булмый шул анда. Биләрдән соң мин гайбәтләргә ышанмый башладым. Биләрдә элккерәк булган сәлкешләр миңа андагы уңайсызлыкларның берсен дә калдырмыйча сөйләде. Ни кызганыч, аларның кайберләре чынга туры килмәде. Анда ярыйсы гына ашаталар иде, ләкин менә ашханә ачык һавада иде. Нишләмәк кирәк, яңгыр астында да ашап утырган чагым булды. Ашарга алганда әрсез булырга кирәк. "Бар кеше - үзе өчен!" - Биләр кагыйдәсе.
Президентны күрә алмадым.
Биләрдә уңайсызлыклар күп икән дип уйларга ашыкмагыз. Мин сезгә аның плюсларын сөйләмәдем бит әле. Анда үзен шикелле дуслар табу, башкаларга ошамау, нәрсә беләндер аерылып тору үзе сиңа бер рух өсти. Ә иң куандырганы минем өчен, үз районыңнан да сәлкешләр булуы. Раушан, Рухият, Болгар, Батыр, хәттта Азнакайдан дисеңме... Бергә укыган мәктәптән дуслар булуы, бераз тынычландырып җибәрә. Аларны анда күрү үзе бер бәхет бит ул!
Икенче плюс булып яңа белемнәр алу тора. Фотография белән кызыксыну сәбәпле, мин фотография мастер-классында булдым. Барлык беләсе килгән сорауларны бирдем. Ә иң кызыгы зур обьективлы камерада төшердем. Хыяллар чынга ашып тора монда: миңа Җәүдәт абый Сөләйманов (СӘЛӘТне барлыкка китерүче) белән очрашу, аның белән аралашу һәм автограф алу бик тә ошады. Тагы бер кызыклы як: мин интернетка кермәдем! Анда керәсе дә килми. Дуслар белән палаткада аралашу, мастер-классларга чабу үзе бер рәхәтлек бирә. Интернет турында онытасың да. Биләрнең тагы бер плюсы: йолдызлар һәм президент килү. Президентның килүенә безнең алан нык әзерләнде. Имеш без аның килешенә, биюгә репетиция ясыйбыз икән. Ләкин, яңгыр яву сәбәпле, президентыбыз, безнең аланга килмәде, ә Фәнсар академиясендә генә кунак булды. Була андый хәлләр дә! О-о-о, ничек мин бу әйберне әйтергә онытканмындыр. Безгә сары футболка, ак кепка, блокнот ручкалар бирделәр. Аларның барсында да СӘЛӘТ БИЛӘР ФОРУМ 2015 дип язылган. Берьюлы шулай кыш көне, ручкалар белән язып, футболкалар киеп, җәйге җылы Биләрне искә алып утырудан да кадерле нәрсә булмаячак, минемчә.
Җәүдәт абый әйтмешли, СӘЛӘТкә кереп киттеңме, аннан чыга алмассың...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев