Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәвит Шакиров: «Беркемгә дә мондый язмыш язмасын!»

Җәвит Шакиров Инстаграмына әнисе белән төшкән фотоларын урнаштырган. Үзе әнисенә әз генә дә охшамаганлыгын күреп, тамашачылары аңа төрле сораулар җибәргәннәр. Җәвит хәлне аңлатып биргән.

 «Хәерле көн, дуслар! Минем Әнкәй белән фотоларны кургәч, бик күп сораулар килде. Үз әниеңме дип сораучылар бик күп! Белмәгәннәр өчен генә әйтеп китәсем килә, безне, өч малайны якты дөньяга китергән Әниебез миңа (иң кечесе мин идем) 5 яшь чакта бакый дөньяга күчте. Бу безнең гаилә өчен иң авыр сынауларның берсе булгандыр. Әтиебез безнең ятимлекне тоймасыннар, кеше арасында ким-хур булмасыннар диеп күпме көч салганын үзе генә белгәндер! Урыннары җәннәттә булсын.

Безнең бәхеткә, шушы фотодагы Әниебез безне карап үстерде. Бик уңган, тырыш, бар яктан да килгән кеше ул! Бүген дә исән-сау, авылда йортыбызның утын сүндермичә, без кайтканны көтеп, Башкортостанның Чакмагыш районы, Әхмәт авылында гомер кичерә. Без кайтсак тәмле сыйларын әзерләп көтеп тора. Халыкта «үги әни» дигән гыйбәрә бар! Бу язмышның бер кыйссасы! Аны үз җилкәсендә татыган Әни кеше һәм бала гына белә.

Беркемгә дә мондый язмыш язмасын, һәркем үзе тапкан баласын үзе тәрбияләп үстерсен иде! Безнең өчен Әнкәй беркайчан да үги булмады, үз әниебез булды. Барсы өчен дә зур рәхмәтләр генә аңа! Ходай гомерләрен бирсен!

 

Чыганак: http://www.sahne.ru/news/xeberler/vit-shakirov-berkemg-d-mondyy-yazmysh-yazmasyn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев