Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ВКонтакте челтәрендәге 7 популяр татар төркеме (рейтинг)

Социаль челтәрләрнең безнең тормышта тоткан урыны турында сөйләп тору кирәкми. Интернеттан башка яши дә алмыйбыз хәзер. Социаль челтәрләрдә төрле төркемнәрдә дә бик теләп утырабыз. "Intertat.ru" электрон газетасы хәбәрчесе "ВКонтакте"дагы иң популяр татар төркемнәрен барлады. 1. "Иң шәп татарча җырлар" https://vk.com/tatarchamusic Татар халкы җыр-моң ярата, дип юкка гына әйтмиләр инде. Әлеге...

Социаль челтәрләрнең безнең тормышта тоткан урыны турында сөйләп тору кирәкми. Интернеттан башка яши дә алмыйбыз хәзер. Социаль челтәрләрдә төрле төркемнәрдә дә бик теләп утырабыз. "Intertat.ru" электрон газетасы хәбәрчесе "ВКонтакте"дагы иң популяр татар төркемнәрен барлады.


1. "Иң шәп татарча җырлар"

https://vk.com/tatarchamusic



Татар халкы җыр-моң ярата, дип юкка гына әйтмиләр инде. Әлеге төркемдә катнашучылар саны 238 меңнән артып китә. Биредә эстраданың популяр җырчыларының җырлары белән беррәттән, гади кешеләрнең дә иҗат җимешләрен урнаштыралар. Теләге булган һәр кеше үз җырларын бу төркемгә тәкъдим итә ала. Төркемне барлыкка китерүче турында мәгълүмат юк. Администратор "фейк" биттән утыра.

2. "Кызык-мызык (Татарча юмор)"

https://vk.com/kizik_mizik


"ВКонтакте"да утыручы һәр татар кешесенең бер генә тапкыр булса да бу төркемгә кереп караганы бардыр. Шулай ук иң "өлкән" татар төркемнәренең берсе бу. Моны катнашучылар саны да дәлилли. Төркемдә 141 меңнән артык кеше теркәлгән. Минут саен диярлек язмалар яңарып тора. Күбесенчә күңел ачуга игътибар бирелә. Комментарийлар да күп язалар.


Төркемнең YouTube сайтында үз каналы да бар. Анда да һәрдаим кызык татарча видеолар куела. Төркемне барлыкка китерүче − Илназ Габидуллин.

3. "Типичный татарин"

https://vk.com/typicaltatar



Төркем "Кызык-мызык"тагы кебек үк күңел ачуга корылган. Биредә төрле кызык фоторәсемнәр урнаштыралар. Катнашучылар саны да шактый зур − 81 мең. Төркемнең хуҗасы − беренче татар блогер-сәяхәтчесе Азат Кашапов.

4. "Яңа җырлар һәм котлаулар"

https://vk.com/yana_zhyrlar_ham_kotlaular

Исеменнән үк аңлашылганча, әлеге төркем җырлар һәм котлаулар белән бәйле. Төркемнең дивары төрле җырлар, шигырьләр, котлаулар белән тулы. Әйтергә кирәк, мондый эчтәлектәге төркемнәр "ВКонтакте"да бик күп. Әлеге төркем шулар арасыннан иң күп катнашучыга ия. Аны 46 меңнән артык кеше карап бара. Администраторларга килгәндә, алар − дүртәү. Дүртесе дә хатын-кыз.

5. "Татар ашлары"

https://vk.com/tatarshlari

Бу төркемдә татар халык ашлары белән беррәттән, башка төр ризык рецептларын да табып була. Сизелеп тора - рецептларны урысчадан тәрҗемә итәләр. Биредә хуҗабикәләр аш-су өлкәсеннән теге яки бу сорау турында фикер дә алыша.


Мәсәлән, күптән түгел төркемнең бер катнашучысы хуҗабикәләр өчен шундый кызыклы киңәш язып калдырган: сарымсак җайлы гына әрчелсен дисәгез, аны микродулкынлы мичкә 15 секунд иң югары кызулыкта тотарга кирәк икән. Сарымсак үзеннән үзе чистартылачак, ди. Төркемдә катнашучылар саны − 22 мең. Администраторлар шулай ук хатын-кызлар.



6. "Татар поэзиясе"

https://vk.com/shigriyat

Ә бу төркемне "ВКонтакте"дагы иң әдәби төркем дип атап буладыр. Биредә шигырьләр, әдәби әсәрләрдән өзекләр, күренекле әдипләр тормышыннан кызыклы мизгелләр урын ала. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге төркемдә классик музыка кулланыла. Бөек сәнгатьне яратучылар өчен менә дигән урын. Дивары бик еш яңартылмаса да, катнашучылар саны шактый һәм алар актив. Биредәге халыкның саны − 12 меңнән артык. Төркемне барлыкка китерүчеләр - шагыйрьләр Луиза Янсуар һәм Эльнар Байназаров.



7. "Че гуглит татар кызы"

https://vk.com/cheguglittatarkyzy

Бу төркемне аның эчтәлеге һәм катнашучылар саны өчен генә түгел, ә соңгы арада чыннан да популяр булуы өчен язарга булдык. Интернет белән "дус" кешеләр аңлагандыр, бу төркемдә татар кызларының интернетта нәрсәләр эзләвен кызык формада язалар. Мәсәлән, "как не быть боек, когда чабата тула оек", "Бибибикәбисәгыйдәбанусылугөлҗамал исеме нәрсә аңлата?", "Окей, гугл, кирәкле кишер яфрагы признаки". Күптән түгел генә ачылган төркем тиз вакыт эчендә 7 меңнән артык катнашучы җыйды. Аны барлыкка китерүче SMM-менеджер − Динара Зиннәтова сүзләренә караганда, төркемнең төп максаты − татар телен саклау.


Илгиз ШӘКҮРОВ

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/hour.html?search=intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев