Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Владимир Чагин: «Дакарда» җиңүне ТАССРның 100 еллыгына, кадерле республикага, яраткан Татарстанга багышлыйбыз"

«Дакар-2020» ралли-рейдында җиңү, Согуд Гарәбстанында яңа трассаның үзенчәлекләре, пилотлар әзерләү һәм башка күп нәрсәләр турында «Татар-информ» корреспондентына йөк машиналары классында «Дакар» раллиенда җиде тапкыр җиңүче, «КАМАЗ-мастер» командасы легендасы һәм аның җитәкчесе Владимир Чагин сөйләде.

-Исәнмесез, Владимир, җиңүдән алган хис-кичерешләре белән уртаклашыгыз.

-Җиңүгә бик шат, чөнки "Дакар"яңа территориядә узды. Оешма яхшы дәрәҗәдә иде, барлык катнашучылар да канәгать калды. Яңа трассада кыенлыклар күп иде, әмма без, «КАМАЗ-мастер», аларны җиңдек, шул рәвешле илебез автосәнәгатенең һәм Россия спортының югары планкасын күрсәттек. Безнең өчен бу елны эшләү мөһим иде.

- Яңа трасса нинди үзгәрешләр кертте, Согуд Гарәбстанында үз үзенчәлекләре бармы?

Әлбәттә, бу безнең өчен яңа җир- комлык. Маршрутның беренче яртысында ташлы җирләр  күп иде, өстәвенә тәгәрмәчләр бер көнгә генә җитәрлек иде. Машинаның дүрт көпчәкләре көн саен алышына. Аннан җиңелрәк булды. Әмма безнең тырышлыгыбыз безгә җиңүләр, көч җитте. Трассада шулай ук ком күп иде, һәм безнең пилотларга бу эшне башкарырга аларның осталыгы ярдәм итте. Чөнки катнашучылар күп булды.

-Җиңүче Андрей Каргинов ярышта лидерлыкны башта ук алды, сез мондый нәтиҗәне көттегезме?

- «КАМАЗ-мастер» командасында бер үк дәрәҗәдә әзерләнгән һәм бер үк машиналарда чыгыш ясаучы биш пилот бар. Шуңа күрә трассаны яхшырак үтәгән кеше җиңүче булачак. Күп нәрсә уңышка бәйле. Шуңа да карамастан, мин Каргиновның биш елдан соң яңадан җиңүенә бик шат, чөнки соңгы тапкыр ул 2014 елда пьедесталның биеклегенә менде.

- «КамАЗ» автомобильләрендә ТАССРның 100 еллыгы наклейкалары бар иде, Җиңү нәкъ менә шушы вакыйгага багышлана дип әйтергә мөмкинме?

- Әлбәттә, узышта катнашкан һәр машинаның алгы панельдә ТАССРның 100 еллыгы логотибы була. Һәм без бу елда «Дакар»да беренче урын алуыбызга бик шат. Без бу җиңүне кадерле республикага, яраткан Татарстанга багышлыйбыз.

Фото: https://sntat.ru/news/sport/17-01-2020/vladimir-chagin-posvyaschaem-pobedu-v-dakare-100-letiyu-tassr-dorogoy-respublike-lyubimomu-tatarstanu-5716832

https://sntat.ru/

Фото: https://www.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев