Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Владимир Путин еллык Юлламада Казанны уңай яктан искә алды

Россия Президенты Казанны, шәһәр мохитен, инфраструктурасын яңартуда уңай мисал буларак, билгеләп үтте. (Казан, 1 март, «Татар-информ»). Россия Президентының Федераль җыенга еллык Юлламасында Казан, шәһәр мохитен һәм инфраструктурасын яңартуда уңай мисал буларак, билгеләп үтелде. Владимир Путин чыгышында шул хакта әйтте. Безгә тормыш өчен заманча мохит тудырырга, шәһәр һәм бистәләребезне үзгәртергә кирәк....

Россия Президенты Казанны, шәһәр мохитен, инфраструктурасын яңартуда уңай мисал буларак, билгеләп үтте.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Россия Президентының Федераль җыенга еллык Юлламасында Казан, шәһәр мохитен һәм инфраструктурасын яңартуда уңай мисал буларак, билгеләп үтелде. Владимир Путин чыгышында шул хакта әйтте.

Безгә тормыш өчен заманча мохит тудырырга, шәһәр һәм бистәләребезне үзгәртергә кирәк. Шуның белән бергә, аларның үз йөзен һәм тарихи мирасын саклап калуы да мөһим, дип искәртте Президент.

«Бездә шәһәр мохитен һәм инфраструктурасын яңартуда уңай тәҗрибә тупланды. Мондый тәҗрибә Казанда, Владивостокта, Сочида бар, күп кенә төбәк башкалалары һәм кечкенә шәһәрләр үзгәреш кичерә», - дип белдерде Владимир Путин.

Башка шәһәрләр һәм торак пунктларны да кертеп, Россияне үстерү буенча киң колачлы программаны гамәлгә ашыра башларга, шулай ук алдагы алты елда әлеге максатларга каралган чыгымнарны ким дигәндә ике тапкырга арттырырга тәкъдим итәм, диде Президент.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/01/158981/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев