“Военкоматка аерым сәлам...”
"Телемост" барышында Саратов өлкәсе Вольск шәһәрендә хезмәт иткән 71432 нче хәрби часть солдатлары тарафыннан иң күп әйтелгәне шул булды. Бишенче тапкыр үткәрелгән әлеге чараның үзгәлекләре дә бар.
- Әни! Син мине ишетәсеңме? Микрофонга якынрак кил әле. Ничек сез?
- Ярый, улым, ярый. Без исән-сау...
- Елама инде, монда әйбәт, күрмисеңмени тазардым да.... ярты ел гына калды. Күп сөйләшә алмыйм, һәркемнең сөйләшәсе килә, барчагызга сәлам. Әби, син дә елама! Тиздән кайтам...
Арча мәдәният йортында чәршәмбе көнне Татарстан Республикасының Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариаты тарафыннан үткәрелгән "телемост" әнә шулайрак барды. Күз яшьләре, шатлыгы-сөенече, бер-береңне котлау, юату, аңлату...- әйтерсең,бер гаилә. Бернинди читләшү, кыенсыну юк, балалар язмышы берләштергән. Шул дәрәҗәдә якынайганнар ки, очрашуга килмәгән (андыйлар да бар!) әти-әнине икенчесе алыштыра: "Улым! Борчылма, сезнекеләр әйбәт, килә алмадылар. Синең белән бик горурланабыз, молодец!" Хәтта Арча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова да безнең Әтнә егетләрен үзләренеке кебек күреп, якын итеп сөйләште. Аларга: "Без сезнең белән горурланабыз!"- дигәч, рәхәт булып китте. Белеп сөйли.
- Делегация составында Саратовка солдатлар янына бардым. Бөтен казармаларда булдык, гаражларга кердек. Бу частьта безнең 54 егет, 10сы - Әтнәдән, хезмәт итә, һәркайсы белән сөйләштем. "Борчымыйлармы, тиргәмиләрме, кыерсытмыйлармы?"- дип сорадым. Берсе дә зарланмады. Дөрестән дә зарланырлык түгел, часть командирлары да бик яхшы кешегә охшаган. Ул канәгать безнең егетләрдән. Бу часть турыдан-туры Мәскәүгә буйсына. Күчтәнәчләр төяп бардык, очрашу ахырында өстәл әзерләп сыйладык үзләрен,- дип әти-әниләрне тынычландыра.
- Гыйнвар аеның өченче декадасында тагын барырбыз, дип торабыз. Посылкалар җибәрә аласыз. Размеры 30×40булсын. Алар аны куанып кабул итәләр, бер табынга җыйналып сыйланалар. Часть белән без әйбәт мөнәсәбәттә, шуңа күрә үзебезнең егетләрнең күбесен шушында урнаштырырга тырышабыз. Тәрбия эшләрен дә бергәләп алып барабыз. Башка частьләрдә хезмәт итүчеләрне уйламыйлар икән, дигән уй калмасын. Һәр часть белән элемтәдә торабыз. Ул частьләр белән "телемост"ларны хәрби комиссариатның үзендә үткәрәбез.Улларыгызны чыгарып җибәреп, алар әйләнеп кайтканчы без һәр солдат өчен җаваплы,- дип сөйли хәрби комиссар Алмаз Борһанов.
Сүздә түгел, чынлап шулай икәнен раслыйлар. Республикада беренчеләрдән булып "телемост" керттеләр, хәзер башкалар алар үрнәген өйрәнә - очрашуда катнашкан кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ринат Һидиятов, Рәмис хәзрәт, Василиск атакай да әнә шул фикерне әйттеләр. Ә командирлары Владимир Алексеевич частьнең яшәеше белән таныштырды. "Безнең 1нче мобиль бригада Һәрвакыт сугышчан әзерлектә һәм анда иң-иңнәр хезмәт итә. Быел Ерак Көнчыгышка хәби бурычны үтәргә туры килде. 9 майда Мәскәүдә үтәчәк парадта катнашачакбыз, телевизордан улларыгызны күрерсез...",- дип тә сөендерде. Соңыннан солдатларга концерт күрсәттеләр.
Чара тәмамлангач та, әниләр үзара җыйналып фикер алыштылар. "Армиягә озатканда да бу кадәр күңел нечкәрмәгән иде, елаттылар бүген". " Улым 30 майда киткән иде. Сөйләшеп торабыз. Телефоннан сөйләшү бернәрсә, ә монда үз күзең белән күрү бөтенләй икенче. Бөтенесен берьюлы. Тынычланып каласың, мин бик рәхмәтле",- ди Бәрәскәдән килгән Флера Ибраһимова. Башкалар да шулай ди. Теләкләр дә уртак, исән-сау кайтсыннар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 гыйнвар 2021 - 20:20Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 90 яңа очрагы ачыкланган Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 15 017 очрагы теркәлгән.4400
-
19 гыйнвар 2021 - 18:03Социаль хезмәткәр - өлкәннәр таянычы Бүгенге көндә социаль хезмәткәр миссиясе бик мөһим.7400
-
19 гыйнвар 2021 - 17:05Татарстанлылар авыл ипотекасы буенча түләү өчен ана капиталын куллана алалар Авыл ипотека буенча кредитның максималь суммасы 3 млн. сум тәшкил итә.3700
-
19 гыйнвар 2021 - 14:55Рөстәм Миңнеханов яңа радионы эшләтеп җибәрү турында игълан итте «Китап» радиостанциясе FM 98,6 ешлыгында Казан территориясендә һәм Татарстанның алты районында эшли.7100
-
19 гыйнвар 2021 - 14:402020 елда ТР алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү буенча лидерлар исемлегенә керде Республика программасы ярдәмендә узган ел 400гә якын өлешче хокуклары торгызылды.5200
-
19 гыйнвар 2021 - 14:25ТР Дәүләт торак фонды 2021 елда социаль ипотекага кертелгән яңалыклар турында сөйләде Үзгәрешләр социаль ипотека программасында катнашучыларга тагын да киңрәк мөмкинлекләр бирә.5800
-
19 гыйнвар 2021 - 14:10Татарстанда капиталь ремонт, ФАПлар һәм юллар: 2020 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга йомгак ясадылар Барлык чараларны гамәлгә ашыру өчен 30,7 млрд. сум үзләштерелгән.4900
-
19 гыйнвар 2021 - 13:30"Вакцинация миллионлаган гомерне саклап калачак" : Борис Менделевич коронавируска каршы прививка ясаткан «Фазалар арасында кәеф гадәттәгечә узды»6500
-
19 гыйнвар 2021 - 13:05Кадимовларны котлыйбыз! ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан уздырылган "Туган авылым" Республикакүләм фотобәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды.10000
-
19 гыйнвар 2021 - 10:55«Республика йөзләре» циклында беренче күргәзмә Минтимер Шәймиевкә багышлана Минтимер Шәймиевнең туган көнендә ачылачак күргәзмәдә архивтагы сирәк материаллар, Шәймиевнең шәхси архивындагы видео- һәм фотоматериаллар була.4400
-
19 гыйнвар 2021 - 10:30«ЭпиВакКорона» вакцинасын кемнәргә ясатырга ярамаганлыгын әйттеләр Февраль аенда Россиядә коронавирустан дәвалау өчен күпләп препарат җитештерү башланачак.11500
-
19 гыйнвар 2021 - 09:30Груничев транспортта йөрү өчен түләүнең кискен артуын булдырмаска тәкъдим итте ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Казан пассажир йөртүчеләренең җәмәгать транспортында йөргән өчен түләүне арттыру турындагы үтенечен шәрехләде.5300
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.14700
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.32100
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
19 гыйнвар 2021 - 12:00Әтнәдә Covid-19 инфекциясенә каршы вакцина кадату башландыТеләгән һәр кеше Әтнә шифаханәсендә яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадата ала.12100
-
16 гыйнвар 2021 - 18:20Әтнә Ветераннары беренче Әтнә районы һәм Марий Эл Республикасы ветераннары арасында хоккей буенча иптәшләрчә уен узды бүген.38100
-
17 гыйнвар 2021 - 16:00Исерек йөри кеше көлдереп... Алган мәгълүматларга караганда, гыйнварның беренче ункөнлегендә районның ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан юл кагыйдәләрен бозуның 48 очрагы теркәлгән.33400
-
17 гыйнвар 2021 - 20:30Табиб коронавирус белән авыручыларның төп хатасын әйтте Табиб җиңелчә һәм калорияле ризыклар белән тукланырга, сыеклыкны күп эчәргә, шулай ук температураны төшерә торган дарулар кабул итәргә киңәш итте.26400
-
17 гыйнвар 2021 - 19:00«Әнине җирләргә әтине ашыгыч ярдәм алып килде»: Арча укытучысы ковидтан вафат Арча балалар сәнгать мәктәбенең 56 яшьлек укытучысы Зәгыйдә Гайфуллина коронавирустан вафат.24200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика