Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фотогаепләү

Кеше белән табигать гел бергә! Аларның аерылгысыз икәненә бу рәсем дә үзенә күрә бер дәлил.

Авыл чите дә түгел... бер дигән матурлыкны бозып, керү юлындагы чыршы агачлары төбендә сыра шешәләре ауный. Бушаган билгеле... Кәеф-сафа корганнар да, кая туры килсә шунда атканнар, карап торыш юк (кызганыч, гадәткә кереп бара). Бу мәгънәсез бәндәләрдән артыгын көтеп тә булмый, ә күңелне икенчесе борчый: ничәмә ничә күз карап үткән, укымышлы кешеләр эшләгән оешма... ә шешәләр ята бирә! Экологик культура, әйләнә-тирә мохитне саклау елына аяк бастык, нинди генә законнар кабул ителми...

Яхшылык эшли алмасаң, начарлык эшләмә, бу да үзенә күрә бер яхшылык, дигән хәдис тә бар үзе. Динсез авыл да түгел. Үзгәрмәбез ахыры...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев