Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

" Вәсиләсез авыр" - "Әтнә таңы"

Илгиз Габдерәкыйпов - Вәсилә Фәттахованың ире. Элек концертлар оештырып та йөри иде. Бүгенге көндә төзелеш өлкәсендә шәхси бизнесы бар. Вәсилә үлгәч, ятим калган ике баласын әти-әнисе белән бергәләп тәрбияли. - Илгиз, исәнмесез! Хәлләрегез ничек? - Исәнмесез. Очрашуга хастаханәдән килдем. Әлеге вакытта әни анда балалар белән дәвалана. Стресстандыр­мы, Кәрим чирләде. Камиләгә...

Илгиз Габдерәкыйпов - Вәсилә Фәттахованың ире. Элек концертлар оештырып та йөри иде. Бүгенге көндә төзелеш өлкәсендә шәхси бизнесы бар. Вәсилә үлгәч, ятим калган ике баласын әти-әнисе белән бергәләп тәрбияли.

- Илгиз, исәнмесез! Хәлләрегез ничек?
- Исәнмесез. Очрашуга хастаханәдән килдем. Әлеге вакытта әни анда балалар белән дәвалана. Стресстандыр­мы, Кәрим чирләде. Камиләгә дә тикшеренеп, дәвалану курсын алу вакыты иде. Әти кардиоүзәктә ята. Аның өчен дә кәбисә елы авыр булды, 55 яшьлек бертуган энесен дә югалтты.

Җәй Кәримне алып, дуслар белән бергәләп диңгезгә ял итәргә бардык. Аңынчы әнисенең үлеме хакында белми иде. Аны һәрвакыт көтте, кунакка килгән һәр кешедән: «Сез әниемне күрмәдегезме?» - дип сорады. Әмма бу хәбәрне аңа җиткерергә батыр­чылык итмәдем. Ялда булганда дуслар: «Әниеңне Аллаһы тартып алды», - дип аңлаттылар. Әлбәттә, бу хәбәрне ул авыр кабул итте. Диңгездән кайткач: «Минем әнием үлгән», - дип үзе аңлап әйтте.

Балаларга әнисез үсү никадәр авыр булачагын күз алдына да китерә алмыйм. Моның барлык ачысын тоюлары алда әле. Мине иң куркытканы: балалар бакчасында сабыйлар әниләренең кочагына «Әни!» дип ташлануларын күреп, Кәримнең моңаюы. Әти буларак, мин алар бәхете өчен гомер буе тырышачакмын. Камиләне әле дә әни карый. Арый. Мин баштан ук няня яисә шәфкать туташын ялламакчы идем, әмма ул каршы килде. Хәзер табиблар няня ялларга киңәш итә. Әни җитешми, моннан тыш үзенең сәламәтлеген дә ныгытасы бар. Бала белән дә ныклап шөгыльләнергә, гимнастика ясарга кирәк. Бала караудан тыш, ашарга да пешергән, өй дә җыештыр­ган әнинең моңа вакыты җитеп бетми.

Камилә хәзер үзен яхшы хис итә. Авырлыгы 7 килограмм булды, туганда 900 грамм иде. Карашлары гел әнисенеке инде! Үзем дә аның Вәсиләгә охшавын телим.

- Концертлар оештыру белән шөгыльләнгәч, тормыш иптәшегезне дә сәхнә артында очраткансыз­дыр...
- Юк, аңа хәтле бу эш белән шөгыльләнми идем. Ә хәзер Вәсиләсез концертлар оештырасы килми. Җырчылар исемлеге арасында һәрвакыт аның исемен дә күрәсе килә. Мораль яктан авыр.

Вәсиләне тәүге тапкыр сеңлесен җирләгәндә күрдем. Мин анда шофер буларак бер танышымны алып кайткан идем. Ә танышуыбыз аның концерты алдыннан булды. Оештыру эшләрендә ярдәм сорап шалтыраткан иде. Кире какмадым, булдырганча ярдәм иттем. Концертына чакыру билеты да биргән иде. Иҗат кичәсе уңышлы үткәннән соң, миңа шалтыратып, рәхмәтен белдерде. Шуннан соң аралаша, смс-хәбәр алыша башладык. Апрель аенда танышкан булсак, декабрьдә өйләнештек. Ул бит яшәп калыр­га ашыкты. Үзе: «Илгиз, болай гомер буе дуслашып йөрергә була. Әйдә, язылышыйк», - диде.

Безнең танышуга, миңа багыш­ланган җыры да бар иде бит. Тик, кызганыч, аны сәхнәдән җырлый алмады. «Минем язым - синеке» дип атала ул, аны Эльмира Сөләймановага бирдем. Ни өчен аңа? Чөнки Вәсилә фикеренчә, татар эстрадасында ул иң матур тавышлы җырчыларның берсе. Эльмира ул җырны яратып башкара, тамашачы да битараф түгел.

2007 елның 22 декабрендә өйләнештек. Туй бүләге булыйммы дип, Камилә дә, ашыгып, нәкъ шушы көнне туды бит. Бала тапканнан соң, өйгә кайтты, хәле әйбәт иде. Болай буласын беркем дә уйламады. 29, 30 декабрьдә авыртына башлады. 31е, туган көнендә, ятып кына торды. 2 гыйнвар көнне хастаханәгә салдылар. Шунда ул, сизеп: «Үлмәсәм генә ярар иде», - диде. Өчесе көнне шалтыратып: «Әйберләремне китер әле, тикшеренергә башка хастаханәгә күчерәләр», - диде. Соңгы тапкыр күргәндә: «Балалар белән бар да әйбәт, синең белән дә яхшы булачак», - дигәч. Ул «юк» дигәндәй, уңга-сулга башын гына болгады. Күрәсең, барын да сизгән.
Ул исән чагында балага исем кушарга өлгердек. Хәзрәтне хастаханәгә чакырттык. Исемне Вәсилә сайлады: дәү әнисенең әнисе дә Камилә исемле булган.

Вәсиләнең нинди әйбәт хатын булганы турында сөйләп бетергесез. Гаилә аның өчен һәрвакыт беренче урында булды бит. Нинди генә банкетта, концертта чыгыш ясау булмасын, ул башта минем белән киңәшләште. Районнарда, башка шәһәрдә чыгыш ясыйсы булса, бергәләп бара идек.

- Якыныгызны югалтканнан соң, интернетта нинди генә хәбәрләр булмады... Күпләр табибларны гаепләргә ашыкты, кемдер күрәчәге шул булгандыр диде...
- Табиблар белән судлашып үлгән кешене кайтару мөмкинлеге булса, әлбәттә, тавыш куптарырга булыр иде. Берсен дә гаепләмим, бар да Аллаһы кулында. Табиблар көченнән килгәнчә көрәште.
Вәсиләнең әнисен машина бәргән иде бит. 10 көн реанимациядә яткан. Табиблар игътибары җитеп бетмәгән. Интервьюларның берсендә, Вәсиләдән журналист: «Ни өчен табибларны судка бирмәдегез?» - дип сораган. «Башка кешенең язмышына кара тап салудан мәгънә тапмыйм», - дип җавап биргән Вәсилә. Килешәм.

- Әниегез белән аралары аеруча якын булганы турында интервьюларда берничә тапкыр әйткәне бар иде.
- Әйе, үз әниседәй кабул итте ул аны. Килен һәм каенана дип әйтмәс идең аларны. Һәрвакыт бергә булдылар. Кияүгә чыкканчы ук Вәсиләнең үзенең бакчасы белән агач йорты бар иде. Бергәләп шунда йөрергә яраттылар. Камилә тугач та, быелгы җәйне анда уздырыр­га планлаштырганнар иде. Өйдә намаз укыганнан тыш, җомга саен мәчеткә гарәп телен өйрәнергә йөрделәр. Ул Аллаһы Тәгаләгә нык ышана иде. Иң якын кешеләрен югалт­каннан соң, ул ышану аны ничектер тынычландыра иде.

- Ялгызлык белән ничек көрә­шәсез?
- Вәсилә интервьюларның берсендә: «Үткәннәр белән яшәргә ярамый. Дөньядан киткәннәрнең рухын, истәлеген күңелнең иң яшерен почмагында сакларга кирәк», - дигән. Ничек кенә авыр булмасын, ул әйткәнчә яшәргә тырышам. Ялгызлык белән көрәшеп булмый. Аңардан кайда гына качып китмә, барыбер яңадан әйләнеп кайтасың. Күп вакыт эштә үтә, Кәрим белән бассейнга йөрибез, кунакка еш барабыз... Әмма барыбер, күңел әлегә тынычлык таба алмый.

Очрашудан соң, Илгиз Вәсилә Фәттахованың соңгы аудиоязмаларын, фотосурәтләрен җибәрде. «Бу тормышта иң яратмаганы нәрсә?» дигән сорауга Вәсилә болай җавап биргән:
- Гайбәт сөйләргә яратмыйм. Ошамый бу эш миңа. Кеше турында юк-бар сөйләп, ахырда үзең начар кеше булып каласың. Чиратта торырга яратмыйм. Бу инде түземсезлегем белән бәйле. Тагы да иң яратмаганым - Яңа елда кешеләрне котлау. Анда бит миллион кешене котларга кирәк! Җитешеп булмый. Өстәвенә, туган көнем дә бит. Килгән барлык котлауларга да рәхмәтемне җиткерергә кирәк. Аннары, Яңа ел бәйрәмнәре үткәч, күңелдә - канәгатьсезлек. Кемнедер котламый калганмын, ул миңа үпкәләгәндер дип уйлап йөрим. Күп кешегә игътибар бүләсе килә, әмма моңа вакыт җитеп бетми.

Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев