Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

WorldSkillsка да шушы кызлар барсын иде

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы директоры урынбасары Фәридә Хәсәновадан алган хәбәрләргә караганда, биредә дөнья чемпионатына әзерлек дәвам итә. Бу уңайдан уку йортында махсус конкурс үткәргәннәр. Бу хакта язган идек инде. "Пешекчелек" һәм Татар ашлары" буенча техникумның тулы бер группасы ярыша. Монда һәр катнашучы ике төр ризык әзерли. Кош...

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы директоры урынбасары Фәридә Хәсәновадан алган хәбәрләргә караганда, биредә дөнья чемпионатына әзерлек дәвам итә.

Бу уңайдан уку йортында махсус конкурс үткәргәннәр. Бу хакта язган идек инде. "Пешекчелек" һәм Татар ашлары" буенча техникумның тулы бер группасы ярыша. Монда һәр катнашучы ике төр ризык әзерли. Кош итеннән рулет, "Песочница", өчпочмак һәм токмачлы ашны мастер Фаилә Вәлитова һәм Рәзилә Низамова составындагы жюри бик ныклап тикшергән. Нәтиҗәдә җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:

1 урын - Эльмира Зыятдинова.

2 урын - Сөмбелә Галиева.

3 урын - Сиринә Рәхмәтуллина, Алина Нурушева.

Бу җиңүчеләр чемпионатның челтәр этабында катнашалар. Уңышлар юлдаш булсын Әтнә кызларына!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев