Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

РАЙОН СУЛЫШЫ

Күрше республикада кунакта Әтнә укучылар йорты директоры Садриева Рита Ришат кызы җитәкчелегендәге төркем, күршедәге Морки районының Коркатово лицее базасында Марий Иле республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы, ФБГОУ ВПО "Мари Дәүләт Университеты" (МарГУ), ГОУ ДПО С "Мари мәгариф институты" "Авыл лицеенда сәләтле балалар белән дәрестән тыш эшләрнең этномәдәни элементы" дигән темага...

Күрше республикада кунакта

Әтнә укучылар йорты директоры Садриева Рита Ришат кызы җитәкчелегендәге төркем, күршедәге Морки районының Коркатово лицее базасында Марий Иле республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы, ФБГОУ ВПО "Мари Дәүләт Университеты" (МарГУ), ГОУ ДПО С "Мари мәгариф институты" "Авыл лицеенда сәләтле балалар белән дәрестән тыш эшләрнең этномәдәни элементы" дигән темага уздырган төбәк­ара семинарда катнашты. Бельгияле Бенжамен Лакруа чыгышыннан соң, методистыбыз Фәхретдинова Раилә Фоат кызы аудиторияне районыбыз мәктәпләрендә сәләтле балалар белән эшләүдә милли-төбәк компонент куллануның торышы белән таныштырды. Тарих укытучысы Садриев Равил Мөхтәр улы укучыларга этномәдәни тәрбия бирүдә төбәкне өйрәнү, эзләнү эшчәнлегенең отышлы яклары буенча үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.

"Диабетка каршы бергәләп көрәшик!"

"Шундый исемдәге проектны тормышка ашыру мак­сатыннан, "Бердәм Россия" сәяси партиясе та­­рафыннан районнардагы 27 ФАПка (фельдшер-аку­шерслык пункты) кандагы шикәр күләмен үлчәү при­борлары бирелде", - дип хәбәр итә партиянең Әтнә бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Равилә Мөхәммәтгалиева.

"Бездә кышлаучы кошлар"

Күәм урта мәктәбендә әнә шундый темага кичә үткәрелде. "V сыйныф укучылары кошлар булып кие­неп, шигырьләр сөйләп башлап җибәрделәр. Һәр сыйныф үзенең презентациясен күрсәтте. Без, Илшат Рәхимҗанов, Рәшит Әхмәтҗанов - "Ашыт" тыюлыгыннан чакырылган кунаклар, мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Ләйсән Ганиева тарафыннан оештырылган чараны бик ошаттык. Башка мәктәпләрдә үткәрсәләр дә начар булмас иде, кыш салкын, кошлар турында онытмаска кирәк", - ди тыюлык инспекторы Рәшит Әхмәтҗанов.

"Җиңүчеләр булып кайттык"

Мари иле буенча Россия беренчелегенә чыга торган бәйгенең бер этабына безнең Әтнә шахматчыларын да чакырдылар. "Татарстан беренчелегенә барыр алдыннан бер чирканчык алып кайтырбыз дип кенә барган идек, җиңүчеләр булып кайттык. 1999 елгы һәм аннан да кечерәкләр арасында үткәрелгән бу бәйгегә өч малай бер кыздан торган ике команда - Ринат, Булат, Алмаз, Роза (I команда); Айнур, Әнвәр, Инсаф, Алинә (II команда) бардык. Беренче команда - I урын, икенчесе IV урын яулады.

20-23 декабрь көннәрендә сайлап алынган шахматчыларыбыз Казанда көч сынашачаклар", - дип хәбәр итә тренер Раил Шакиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев